Колл-үзәк телефонының номеры – 206-55-07. Шалтыратулар эш көннәрендә 13.00-17.00 аралыгында кабул ителә.
Казан федераль университетында көчле респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) һәм COVID-19 белән авыручы хезмәткәрләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия кабаттан эшли башлады.
КФУ Университет клиникасы баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары, Фундаменталь медицина һәм биология институты директорының дәвалау эше һәм практика базалары буенча урынбасары Раушания Гайфуллина колл-үзәкнең, ярты еллык тәнәфескә тукталып торганнан соң, кабаттан ачылуы турында сөйләде:
«COVID-19ның әлегә кадәр КФУ хезмәткәрләре авыруы сәбәпләренең берсе һәм авыручылар саны зур булуы аркасында, Казан университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров тарафыннан кайнар линия эшчәнлеген яңарту карары кабул ителде. КФУның COVID-19 белән авырган һәр хезмәткәре, колл-үзәккә шалтыратып, кая мөрәҗәгать итәргә, нинди анализлар тапшырырга кирәклеге, ничек исәпкә басарга икәнлеге турында белә ала. Моннан тыш, без КФУның коронавирус белән авырган хезмәткәрләре турында мәгълүмат алабыз, аларга шалтыратып, ниләр эшләргә кирәклеге хакында аңлатабыз».
Колл-үзәктә Фундаменталь медицина һәм биология институтының 20 студент-волонтеры сменалап эшли.
«Казан университетының коронавирус белән авырган хезмәткәрләренә өч көнгә бер шалтыратып, аларның хәлен беләбез, килеп чыккан проблемаларын чишәргә булышабыз», – ди «Добровольцы-медики Федерального» волонтерлык хәрәкәте кураторы Саидамаль Мадумаров. – Шалтыратуларны дүшәмбедән алып җомгага кадәр 13.00-17.00 аралыгында кабул итәбез».
КФУның кайнар линиясе 2020 елның ноябреннән 2021 елның мартына кадәр эшләде. Шушы вакыт эчендә 400гә якын шалтырату кабул ителгән. Моннан тыш, студент-волонтерлар COVID-19 диагнозы дәлилләнгән 60-70 кешенең көн саен сәламәтлек халәтенең мониторингын уздыра торган булган.
«Мин узган уку елында кайнар линиядә шалтыратуларга җавап бирә идем. Бу миңа, булачак табиб буларак, файдалы булды һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерергә ярдәм итте. Быел мин үземнең волонтерлык эшчәнлегемне дәвам итәргә булдым», – дип уртаклашты үзенең фикерләре белән 2нче курс студенты Евгения Ли.
Кайнар линиянең күпканаллы телефоны – 206-55-07.
Авторы: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов