КФУда Яшь тәрҗемәчеләрнең Шәрәф Мөдәррис исемендәге ачык конкурсы башланды

Чарада Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының өлкән сыйныф укучылары катнаша ала. 

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ИФМК) базасында Яшь тәрҗемәчеләрнең Шәрәф Мөдәррис исемендәге  еллык конкурсы старт алды. Чараны Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Чүпрәле муниципаль районы администрациясе белән берлектә ИФМК оештыра. 

Бәйгенең төп бурычы – телләрне һәм матур әдәбиятны өйрәнүгә зур теләге булган сәләтле укучыларны ачыклау. Мондый чаралар уздыру нәтиҗәсендә яшь буын әдәби тәрҗемә белән таныша һәм язма сөйләмнең матурлыгын үстерә. Конкурс бурычларының тагын берсе – КФУда гамәлгә ашырыла торган белем бирү программаларына сәләтле укучыларның игътибарын җәлеп итү.

“Төп теләк – туган телләрне саклау. Без мәктәп укучыларының татар телен өйрәнүгә кызыксынуын арттырабыз, тел үсешенә һәм саклауга  аларның игътибарын җәлеп итәбез. Әлеге чара ярдәмендә без аларны татар мәдәнияте һәм әдәбияты белән таныштырабыз. Киләчәктә тәрҗемәчеләр арасында Равил Бохараев дәвамчылары пәйда булсын иде, татар әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итү практикасы да яшәсен иде», – диде тел һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы мөдире Алсу Әшрәпова.

Конкурс ике этапта уза, беренче тур читтән торып үткәрелә. Катнашучылар оештыру комитетына татар әдәбияты классиклары әсәрләреннән һәм хәзерге татар язучылары әсәрләреннән тәрҗемә ителгән өзек тәкъдим итә. Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган туган тел айлыгы кысаларында уза. Тәрҗемә өзекләрен 11 марттан да соңга калмыйча (contestifmk@gmail.com) почтасына җибәрергә кирәк.

Конкурсның икенче этабында иң уңышлы тәрҗемә авторлары катнаша алачак. Финалистлар үз эшләрен инглиз яки татар телендә тәкъдим итәргә тиеш булачак. Үз чыгышында катнашучыларга автор иҗаты һәм үзләре тәрҗемә иткән әсәрнең стилистик һәм лексик үзенчәлекләре, тәрҗемә теориясе турында сөйләргә кирәк. Яшь тәрҗемәчеләргә шулай ук сүзлексез тәрҗемә итү өчен киң танылган татар әсәрләреннән өзек тә тәкъдим ителәчәк.

Икенче тур 10 апрельдә Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында узачак.

Конкурста җиңүчеләргә чараның иганәчеләреннән I, II, III дәрәҗә дипломнар, акчалата призлар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Авторы: Әминә Морат, фото: Арина Егорова