КФУда ришвәтчелек профилактикасына багышланган ток-шоу узды

Чара Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышланган.

 

Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең (ВШЖиМК) шоу-румында “Актив студентлар: “Ришвәтчелеккә – юк”, – дип әйтә” дигән ток-шоу булды. Чара Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне алдыннан узды.

Сүз уңаеннан, ток-шоу Казан федераль университетында даими рәвештә 2019 елдан бирле уздырыла.

ВШЖиМК деканы Леонид Толчинский чараның модераторы булды, ә Антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе  идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе  Александр Лохотской, ТР Прокуратурасының ришвәтчелеккә каршы тору буенча законнарның үтәлешен күзәтү бүлегенең өлкән прокуроры Роберт Вәлитов, Казан федераль университетының комплекслы куркынычсызлык буенча проректоры Ришат Гозәиров спикерлар сыйфатында чакырылган.

ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы Руслан Фәйзуллин, КФУның Яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова, Юридик факультетның тәрбия һәм социаль эш буенча деканы урынбасары Айдар Хәмдиев ток-шоу экспертлары булды.

Шоу-рум кунаклары ришвәт һәм бигрәк тә ришвәтчелеккә баткан  тормыш өлкәләре проблемалары турында сөйләштеләр.

“Бездә коррупция күренешләренә аеруча дучар булган өлкә күрсәткечләрен билгеләүне берничә ысулы бар. Иң төп күрсәткечләрнең берсе – ел саен уздырыла торган социаль-психологик сораштыру. Әгәр дә 2023 елда тикшеренү нәтиҗәләрен алсак, сораштырылучыларның өчтән бере диярлек коррупция вуз даирәсендә еш очрый дип саный, – диде Антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе  идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе.

А.Лохотской шулай ук коррупциягә дучар булган лидерлар исемлегенә төзелеш өлкәсе, җир-сәнәгать мөнәсәбәтләре өлкәсе, сәламәтлек саклау өлкәсе керүен билгеләп үтте.

Үзенең ришвәтчелеккә каршы көрәш эшендә нәрсәгә игътибар итүе турында ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге башлыгы сөйләде.

“Ришвәтчелеккә каршы тору уңаеннан прокуратура коррупцион факторларны ачыклау максатыннан норматив-хокукый актларны өйрәнә, түрәләрнең керемнәре турында белешмәләрне тикшерә, аларның Россиядән читтә счетлары бармы-юкмы икәнен ачыклый”, – дип сөйләде ТР Прокуратурасының ришвәтчелеккә каршы тору буенча законнарның үтәлешен күзәтү бүлегенең өлкән прокуроры.

КФУ проректоры да студентлар арасында коррупцияне профилактикалау кирәклеге турында белдерде.

“Без мәгариф учреждениесе, һәм безнең өчен сезнең белемегез һәм гамәлләрегезнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген аңлавыгыз мөһим. Зинһар, чиста куллы һәм икътисади яктан белемле булыгыз. Сез Казан федераль университеты студентлары икәнне исегездән чыгармагыз. Бу горур статусны лаеклы йөртегез», – дип чыгыш ясады Ришат Гозәиров.

Студентларга Яшьләр сәясәте департаменты директоры да мөрәҗәгать итте. Юлия Виноградовастудентларны ришвәтчелеккә каршы чараларда актив катнашырга чакырды.

«Бүгенгә без дә сораштырулар үткәрәбез. Бик мөһим аспект – аноним булу һәм безнең сораштырулар узганда куркынычсызлык. Без шулай ук стратегик сессияләр уздырабыз – бу безнең өчен нәтиҗәле формат “, – дип сөйләде Ю.Виноградова ришвәтчелекне профилактикалау турында.

Студентлар, үз чиратында, спикерларга һәм экспертларга кызыксындырган сорауларын бирә алды. Институтларның антикоррупцион комитетлары вәкилләре өлкән яшьтәге кешеләр арасында ришвәтчелекне һәм мошенниклыкны профилактикалау турында белделәр.

Автор: Анна Зинченко, фото автора