Cтудентлар, аспирантлар һәм хезмәткәрләр COVID-19дан иммунизация уза ала.
Казан федераль университеты Университет клиникасында (Вишневский ур., 2) хезмәткәрләр, балигълык яшенә җиткән студентлар һәм сырхауханәгә беркетелгән халык өчен COVID-19дан иммунизация дәвам итә.
Прививка ясату кампаниясенең хәзерге көнгә булган нәтиҗәләре турында КФУ униклиникасы эпидемиологы Диана Суфиярова сөйләде.
«Бүгенгә беренче компонентны 14985 кеше ясатты («Спутник Лайт»ны исәпкә алып), икенче компонентны – 13052 кеше. Хәзерге вакытта бездә берничә вакцина бар: «Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона», шулай ук «Спутник Лайт»», – дип хәбәр итте табиб.
Вакцинациягә килгән Россия Федерациясе гражданины үзе белән паспорт, СНИЛС һәм медицина полисын алып килергә тиеш. Чит ил гражданнарына паспорттан тыш ирекле рәвештә медицина иминиятләштерү полисы булуы да киңәш ителә. Тулырак мәгълүмат алу өчен алар институтлар/факультет җитәкчеләренең халыкара эшчәнлек буенча урынбасарларына, Тышкы элемтәләр департаментына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чит ил студентларына бер компонентлы «Спутник Лайт» прививкасын ясыйлар.
КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 3нче курс студенты, тумышы белән Гватемаладан булган Мак Кироа Кристофер Андре прививканы инде апрель аенда ук ясаткан.
«Мөмкинлек туу белән мин шунда ук вакцинация узарга дигән карар кабул иттем. Безнең илдә халык прививкаларга карата яхшы мөнәсәбәттә. Мин Россиягә чит ил гражданнарына прививка ясатуы өчен бик рәхмәтлемен. Икекомпонентлы «Спутник V» вакцинасын ясатканнан бирле ярты ел вакыт узды, якын арада мин кабаттан прививка ясатырга җыенам», – дип хәбәр итте безгә Кристофер.
КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский ревакцинацияне күптән түгел узган.
«Прививка ясатуның сәбәбе берничә, – дип әйтә Леонид Григорьевич. – Мин кеше белән аралашу таләп ителә торган мохиттә эшлим: хезмәттәшләр, студентлар, илнең төрле почмакларыннан булган партнерлар белән аралашам. Якын кешеләрем, туганнарым арасында олы яшьтәге кешеләр күп, мин аларга авырту йоктырырга теләмим. Миңа үземнең һәм минем янымда булган кешеләрнең тормышы кадерле. Шуңа күрә мин кабаттан вакцинация ясаттым, вакыты җиткәч, мин өченче, бустер, прививкасын ясатырга барачакмын. Кеше гомереннән дә кадерлерәк бер нәрсә дә була алмый. Калганы – демагогия һәм буш сүзләр».
Аның белән КФУ Физика институтының каты җисем кафедрасы профессоры Ленар Таһиров та килешә, ул әлеге авыру белән күзгә-күз очрашкан кеше.
«Узган елның ноябрь аенда коронавирус инфекциясе белән авыртуыма һәм миндә антитәнчекләр титры югары булуына карамастан, мин августта вакцинация уздым, – дип сөйли Ленар Рәфгать улы. – Ноябрьдә мин бик каты авырдым. Беренче атнасында өйдә дәваланырга тырыштым. Хәлем бик начарлангач, мине «ашыгыч ярдәм» машинасы белән Республика клиник хастаханәсенә китерделәр. Стационарга мине аңсыз рәвештә керткәннәр. Минем үпкәләрнең 75 проценты зарарланганлыгы ачыкланды. Тугыз көннән соң мине КФУның вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә күчерделәр, мин анда сигез көн дәваландым. Хастаханәдә ятканда, мин кислород битлегендә идем, мөстәкыйль рәвештә йөри дә алмадым. Авырудан соң миңа бик озак тернәкләнергә туры килде. Өйгә чыккач та, мин даими рәвештә кислород концентраторын кулландым, чөнки миңа һава җитми иде. Нормаль халәтемә май азагында гына кире кайттым».
COVID-19дан прививка ясату өчен алдан язылу кирәк. Моның өчен 233-30-00 телефоны буенча шалтыратырга яки сырхауханәгә килергә кирәк. Эш көннәрендә иммунизацияне 9.00–18.00 аралыгында, ял көннәрендә 9.00-16.00 аралыгында узып була. Вакцина кабинетында 7.30-9.00 аралыгында Казан университеты хезмәткәрләренә генә вакцина ясыйлар.
Вакцинацияне йөклеләргә, көчле авырулар (шул исәптән бизгәкләр), вакцина компонентларына, аллергия булганда, хроник авырулар көчәйгән вакытта ясатырга ярамый.
Авторы: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов