Чара – «ПробуйЗнайЗнайДействуй» проектының беренче этабы.
«УНИКС»та үткән «Студент-укучыга» проект интенсивында 100дән артык Казан федераль университетында белем алучы катнашты. Алар остазлык, проект һәм уен эшчәнлеге серләренә өйрәнделәр.
Интенсив «ПробуйЗнайЗнайДействуй» проектының беренче этабы булды, аны КФУ укучыларын вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыру үзәге ярдәмендә ТР «Яшьләр казанышлары» үзәген гамәлгә ашыра. Проект – 2022 елда гражданлык җәмгыяте үсешенә ТР гранты җиңүчесе.
Проект интенсивы тәмамлангач, катнашучылар Казан һәм Татарстан мәктәпләрендә үзләренең һөнәри юнәлеш проектларын гамәлгә ашыралар, махсуслаштырылган форумда катнашачаклар.
«Әлеге проект студент проектларын гамәлгә ашыру исәбенә укучыларны иртә профориентацияләүгә юнәлтелгән. «Студент-укучыга» форматы аралашуда һәм профориентация эшен гамәлгә ашыруда механизмнар һәм инструментлар сайлауда шактый гади, чөнки студент – кичәге укучы», – дип сөйләде КФУстудентларын вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыру үзәге җитәкчесе Наил Вяльшин.
Беренче көнне студентлар мастер-классларда булды. Остазлык буенча тренингны «Ак Барс Банк» эксперты, Казан федераль университетын тәмамлаган Лилия Фәйзулина уздырды. Катнашучылар остазлыкның төп аспектларын ачыкладылар, аның нинди этаплары һәм инструментлары бар икәнен белделәр. Әйтик, мастер-класс барышында булачак остазлар дүрт психотип белән таныштылар, аларның һәркайсын практикада билгеләргә өйрәнделәр һәм аның нигезендә укучылар белән тагын да уңайлырак хезмәттәшлек өчен гамәлләр һәм сүзләр сайларга өйрәнделәр.
“Очрашу бик файдалы булды, – мин көн саен кешеләр белән эшлим, һәм хәзер миңа алар белән эш проектлары кысаларында гына түгел, шәхси тормышта да хезмәттәшлек итү җиңелрәк булачак”, – дип уртаклашты халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты Мария Мягкова.
Икенче мастер-класста ТР Талантлар университеты остазы Ольга Антипина белән бергә студентлар остазлык һәм профориентация темасы буенча фикер алыштылар, параллель рәвештә белемнәрне практикада тикшерделәр һәм төркемнәрдә кейсларны хәл иттеләр.
Интенсивның икенче көнен оештыручылар социаль проектлауга багышлады. КФУның социаль фәлсәфә кафедрасы доценты Екатерина Панкова проектлау һәм аның төрләре, проект фикерләве, проблемалар һәм проектның максатлары турында сөйләде.
Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге