Анда югары уку йорты студентлары, хезмәткәрләре һәм аларның балалары, шулай ук оныклары катнаша ала.
Казан федераль университетында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган әдәби-иҗади бәйгегә гаризалар кабул ителә башлады. Югары уку йорты студентларын, КФУ хезмәткәрләрен һәм аларның балаларын шулай ук оныкларын конкурста катнашырга чакырабыз.
Әлеге конкурс кысаларында «Победу чтим, героев помним!» балалар рәсемнәре, «Открытка ветерану», «Образ Победы в объективе» фотоконкурсы, «Огонь Победы в памяти поколений» әдәби иҗат конкурслары оештырыла.
«Победу чтим, героев помним!» дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсында КФУ хезмәткәрләренең 3-14 яшьлек балалары һәм оныклары катнаша ала. Эшләр дүрт яшь критерие буенча бәяләнә: 3-5 яшь, 6-8 яшь, 9-11 яшь, 12-14 яшь. Бер катнашучыдан өч эш (аерым эш яки бер тема, идея белән берләштерелгән эшләр сериясе) кабул ителә.
«Открытка ветерану» открытка конкурсында КФУ хезмәткәрләренең 3-14 яшьлек балалары һәм оныклары катнаша ала. Конкурс эшләре дүрт яшь категориясендә бәяләнә: 3-5 яшь, 6-8 яшь, 9-11 яшь, 12-14 яшь. Катнашучыдан теләсә нинди рәсем техникасында башкарылырга мөмкин булган өч эш кабул ителә.
Әлеге ике конкурс буенча эшләрне Профессор Нужин ур., 2, «УНИКС» КФУ КСК, 5 кат, 506 каб. адресына китерергә кирәк.
«Объективта Җиңү образы» фотоконкурсында КФУның барлык белем бирү рәвешләрендәге хезмәткәрләре, укытучылары һәм укучылары, шулай ук профессиональ һәм һәвәскәр фотографлар катнаша ала. Катнашучылар кыска тасвирламалар һәм анкета белән фотоэшләрен patriotdmpkfu@gmail.com электрон адресына җибәрергә тиеш. Һәр катнашучы конкурска иң күбе биш фотография (аерым фотография яки бердәм тема, идея, рәсем чишелеше белән берләштерелгән фотографияләр сериясе) тәкъдим итә ала, логотиплар, махсус билгеләр, график мөхәррирләрне кулланырга ярамый.
“Буыннар хәтерендә Җиңү уты” әдәби-иҗат конкурсында КФУ студентлары, укытучылары, хезмәткәрләре һәм аларның 9-14 яшьлек балалары һәм оныклары катнаша ала.
Конкурс номинацияләре:
- «Сугыш елларында университет» (Казан университеты укытучыларының һәм хезмәткәрләренең җиңүгә керткән өлеше турында очерклар, хикәяләр, рефератлар, шигырьләр);
- “Республика – фронтка!” (Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгалары, ТР халкының фидакарь хезмәте турында очерклар);
- “Ветераннар күңелләре белән картаймыйлар” (сугыш ветераннары, аларның яшьлеге, Бөек Ватан сугышыннан соң тормышлары һәм безнең көннәрдәге язмышлары турындагы материаллар);
- “Минем гаилә язмышында Бөек Ватан сугышы” (уртак җиңүгә өлеш керткән туганнары һәм якыннары турында хатирәләр);
- “Сугышның хатын-кыз йөзе” (ил фронтларында сугышкан хатын-кызлар, тол хатыннар, солдат аналары һәм Бөек Ватан сугышы солдатларының хатыннары, тыл хезмәтчәннәре турында тарихлар);
- “Солдатка хат” (безнең илне фашизмнан саклаган яшьтәшләргә инша)
Катнашу өчен гаризаны һәм эшне patriotdmpkfu@gmail.com электрон адресына җибәрергә кирәк. Конкурс эшләре дүрт яшь категориясе буенча бәяләнә: 9-11 яшьлек балалар, 12-14 яшьлек балалар, студентлар, КФУ хезмәткәрләре һәм укытучылары. Конкурска тәкъдим ителгән материаллар моңа кадәр беркайда да, шул исәптән интернетта да, басылырга тиеш түгел. Автор материаллары рус яки татар телләрендә инша (өч биткә кадәр), очерк (биш биткә кадәр), эссе (өч биткә кадәр), реферат формасындагы әдәби тикшеренү (10 биткә кадәр), хикәя (биш биткә кадәр), интервью (өч биткә кадәр), шигырь рәвешендә язылырга мөмкин. Эш тексты әдәби телдә булырга тиеш.
“Буыннар хәтерендә Җиңү уты” конкурсына гаризалар һәм эшләр 14 февральдән 15 мартка кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 30 апрельдә булачак.
Конкурсны КФУның Яшьләр сәясәте департаменты, Студентларның иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре координация советы, КФУ хезмәткәрләренең һөнәри берлеге оешмасы, КФУ студентларының башлангыч һөнәри берлеге оешмасы, РФ сәламәтлек саклау тармагы КФУның медицина-санитария бүлеге хезмәткәрләре беренчел һөнәри оешмасы үткәрә.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм гариза үрнәкләре нигезләмәдә күрсәтелгән.
Файллар
Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Алиса Черкасова