КФУда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Чара легендар татар каһарман-шагыйренең тууына 118 ел тулуга багышланган иде.

15 февральдә Казан федераль университетының ректор бакчасында Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салу тантанасы булды. Каһарман шагыйрьне искә алу һәм хөрмәт йөзеннән студентлар һәм вуз җитәкчелеге килде.

Бүген, 2024 елның 15 февралендә, танылган татар шагыйре һәм журналисты, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулды.

Чарада КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ИФМК) директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм университет студентлары катнашты.

Чәчәкләр салу тантанасы М. Җәлил әсәрләреннән өзекләр уку белән башланып китте. Аларны ИФМК студентлары укыды.

Екатерина Турилова һәйкәл янына килүчеләрне сәламләде һәм язучының катлаулы язмышы турында сөйләде.

«Безнең бүген Муса Җәлилне искә алуыбыз, минемчә, бу бик дөрес. Киләчәктә дә аның әдәби таланты елдан-ел күбрәк бәяләнер, үзен бөтен Россия һәм аннан читтә белерләр дип ышанам. Мин аның батырлыгы турында балачактан ук белеп үстем һәм моның белән горурланам “, – дип уртаклашты проректор.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры да каһарман-шагыйрьгә хөрмәт күрсәтте. Аның әйтүенчә, Муса Җәлилнең әдәби иҗатка керткән өлеше бик зур. Директор әйтүенчә, шагыйрьнең әсәрләре 56 телгә тәрҗемә ителгән.

“Тормышы фаҗигале рәвештә 38 яшендә өзелүенә карамастан, ул әдәбиятта бик җитди эз калдырды. Мин аның әсәрләрен Татарстанда гына түгел, илебездән читтә дә өйрәнүләре белән горурланам. Аның әсәрләренең күп санлы тәрҗемәләре аларга булган ихтыяҗ һәм үлемсезлеге турында сөйли”, – дип саный Р.Җамалетдинов.

Ул шулай ук быелның истәлекле булуын әйтте. М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең үлеменә 2024 елда 80 ел тула. Бу датага багышланган чаралар августта узачак.

Бүген каһарман-шагыйрьнең пленда булган чакта дошманның милләтче-социалистлары белән көрәштә күрсәткән сугышчан батырлыгын да искә төшерделәр. Шагыйрьнең башы җәлладлар тарафыннан гильотинада киселә.

Исегезгә төшерәбез, ректор бакчасында шагыйрь бюсты  Бөек Ватан сугышы елларында сугышка киткән университет студентлары һәм хезмәткәрләре исемнәре белән янәшә 2016 елда урнаштырылган иде. М.Җәлилнең аерым тормыш һәм эшчәнлек сәхифәләре Казан университеты белән дә бәйле. Шагыйрь Педагогия институтының татар рабфагында укыган, галимнәр һәм студентлар белән тыгыз аралашкан, университет аудиторияләрендә танылган әдәбиятчы һәм җәмәгать эшлеклесе сыйфатында берничә тапкыр чыгыш ясаган.

«Муса Җәлил исеме – Татарстанда туып-үскән һәр татар кешесенә балачактан ук таныш булган һәм аны гомере буена озата барган исемнәрнең берсе. Халык шагыйренең батырлыгы мәңгегә кешеләр хәтерендә калачак, чөнки ул алар өчен дә, Ватаныбыз хакына дип эшләнгән. Каһарманны туган көнендә генә түгел, елның башка көннәрендә дә истә тоту бик мөһим, – дип фикерләре белән уртаклашты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 курс студенты Ихтияр Кыямов.

Авторы: Анна Зинченко, фото: Инна Басырова