КФУда вуздагы комплекслы куркынычсызлыкны оештыру һәм тәэмин итү турында фикер алыштылар.
5 апрель көнне институт һәм КФУ бүлекчәләре җитәкчеләре Эчке эшләр министрлыгы,ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Казан башкарма комитетының гражданнарны яклау Идарәсе белән очрашты.
Чара Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров йөкләмәсе буенча оештырылды. Максаты – белем бирү учреждениясендә һәм комплекслы куркынычсызлыкны оештыру һәм тәэмин итү.
Чара башында Казан башкарма комитетының гражданнарны яклау буенча Идәра җитәкчесе Фердинанд Тимерханов Казан федераль университеты бинасында мондый мөһим чараны оештыру һәм уздыру өчен рәхмәт белдерде.
Янгын куркынычсызлыгы турында ролик карагач, белем бирү учрежденияләрендә ут сүндерү чаралары, тревога сигнализациясе төймәләре һәм эвакуация чыгу юллары булырга тиешлеге хакында билгеләп үтте. Шулай ук профилактик әңгәмәләр барышында Ф. Тимерханов катнашучылар игътибарына саклагыч капюшон һәм янгын вакытында эвакуация чарасы – үзкоткаргыч (самоспасатель) тәкъдим итте.
“Без эвакуация буенча профилактик дәресләр оештырырга һәм үткәрү хәбәрләмәсен җибәререгә киңәш итәбез, – диде Казан башкарма комитетының гражданнарны яклау буенча Идарә башлыгы. – Ун ел нәтиҗәләре буенча без гадәттән тыш хәлләр вакытында балаларны 3 минут өчендә мәктәптән чыгып өлгерергә өйрәттек. Инструктаж һәм планнан тыш эвакуция үткәреп карагыз. Әгәр студентлар сезгә укырга дип килгәннәр икән, алар өйгә исән-имин килеш кайтып җитәргә тиеш.”
Фердинанд Тимерханов шулай ук институт һәм бүлекчеләр җитәкчеләренә янгын-техник минимумына игътибар итәргә кушты. Алар әлеге тема буенча укыту үткәрергә һәм булган белемнәрне камилләштерергә тиешләр.
Казан федераль университеты вәкилләре белән профилактик әңгәмәне ТР буенча РФ гадәттән тыш хәлләр министрлар Идәрәсе эшчәнлегенең күзәтчелек урынбасары башлыгы Максим Трущин да үткәрде.
Статистика мәгълүматларына караганда, 2017 елда Россия Федерациясе территориясендә 132 меңгә якын янгын булган, шунда 7782 кеше үлгән, 9305 кеше тән җәрәхәте алган. Татарстанда ел саен 3 меңгә якын янгын килеп чыга, анда 140 саны тирәсендә үлә, 300 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәһәтләр ала.
“Халык күпләп йөри йөри торган объектлар, янгын барлыкка килү куркынычы булган объект булып санала. Шулай ук зур санда фаҗигәләр нәтиҗәсе” , – дип билгеләде Трущин.
Шуңа бәйле рәвештә, күзәтчелек эшчәнлеге идарә башлыгы урынбасары Татарстан уку йортларында элек булган янгын очракларын искәртте. Сүз уңаеннан, аларда беркем дә зыян күрмәгән.
Алга таба очрашу барышында Максим Трущин автомат янгын сигнализациясе, хәбәрламә системасы һәм янгын вакытында кешеләр белән идарә итү хакында кыскача сөйләде. Ул шулай ук, эвакуация юллары һәрвакыт әзер, эвакуация чыгу юллары икедән дә ким булмаска, аларның биеклеге 1,9, киңлеге 1,2 метрдан ким булмаска тиешлеген ассызыклады. Эвакуация чыгу юлларының ишекләре иркен һәм бинадан чыгу юнәлешендә ачылырга тиеш. Эчтән ачкычсыз ачылырга комачаулаган бикләвечләр булмавы мөһим.
Фәнүзә Сираҗиева тәрҗемәсе