Уку елы дәвамында аны вузның 1000нән артык вәкиле узачак.
Казан федераль университетында «Кризисное консультирование»»квалификация күтәрү программасы буенча укулар башланды.
Курсларны беренчеләрдән булып Казан университетының Психология клиникасы хезмәткәрләре һәм волонтерлары, Яшьләр сәясәте департаментының медик-профилактик эшне һәм психологик ярдәмне оештыру бүлеге психологлары, шулай ук КФУның Чаллы һәм Алабуга институтлары психологлары узачак.
«Бу кадрлар әзерләү генә түгел. Аның бурычы шунда ки, сез безнең барлык студентларга ярдәм күрсәтә аласыз. Уку Казан университетында узачак, әмма бу эш барлык югары уку йортлары, Татарстан Республикасының һәм Россиянең барлык белем бирү мохите өчен кирәк», – диде курслар ачылган вакытта КФУның гомуми мәсьәләләр буенча проректоры Ришат Гозәиров.
Ә ТР Иминлек Советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Илдар Галиев билгеләп үткәнчә, мәгариф өлкәсендә психологик хезмәтне үстерү концепциясе күптән түгел расланган, илебездә авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән җитди эш алып барыла.
И.Галиев ассызыклаганча, кризис хәлендә булган һәр кешегә психолог кирәк.
“Кешегә ситуациягә җайлашырга ярдәм итүче мохит булганда, тискәре йогынты ясау ихтималы сизелерлек кими”, – диде Куркынычсызлык Советы вәкиле.
Ул психологларның квалификацияләрен күтәреп кенә калмыйча, риск төркемендә булган яки аның белән аралашкан кешеләр арасында мөһим психологик белемнәрне таратуга да ярдәм итәчәгенә өмет белдерде.
«Без студентларга, кешеләргә, җәмгыятькә кирәк булган нәрсәләр белән шөгыльләнәчәкбез. Бу безнең максат. Мин хезмәткәрләрдән һәм студентлардан укуга җитди һәм игътибарлы булуларын сорыйм”, – диде КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин.
«Кризисное консультирование» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укытуны КФУ Психология һәм мәгариф институтының гамәли психология, этнопсихология һәм мәдәниятара багланышлар психологиясе фәнни-белем бирү үзәге һәм КФУның психологик клиникасы бергәлектә оештырган.
“Безгә психологик ярдәмгә мохтаҗ вуз студентлары белән эшли ала торган белгечләр әзерләү кебек бик җитди бурыч йөкләнгән, – ди КФУның Гамәли психология, этнопсихология һәм мәдәниятара коммуникация психологиясе фәнни – тикшеренү үзәге директоры, КФУ Психология клиникасы җитәкчесе Энҗе Латыйпова. – Уку елы дәвамында мондый әзерлекне вузның 1000 нән артык вәкиле узачак, алар арасында – психологлар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, Универсиада Авылы педагоглары, төркем кураторлары».
Лекцияләрдән һәм практик дәресләрдән торган квалификация күтәрү курсларының озынлыгы бер атна.
«Университетта укуга адаптация чорында студентлар, бигрәк тә читтән килүчеләр төрле кыенлыклар белән очраша. Аларга ниндидер күрсәтмәләр кирәк. Студентлар ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә белмиләр. Алар бик тиз үсәргә кирәк булган хәлдә кала», – диде Э.Латыйпова.
«Кризисное консультирование» программасы буенча укучылар кризис психологиясе нигезләрен үзләштерәчәкләр. Алар нинди кризис шартлары барлыгын беләчәкләр һәм кайсы студентларның психологик ярдәмгә мохтаҗ булуын һәм аларга ничек булышырга икәнен ачыкларга өйрәнәчәкләр.
Автор: Лариса Бусиль, автор фото