КФУда «Красная линия. Маршрут построен» күргәзмәсе ачылды

Ул Дизайн һәм пространство сәнгате институты (ИДиПИ) икенче курс студентлары тарафыннан шәһәр юлларын тикшерүгә багышланган.

 

Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский музеенда «Кызыл линия. Маршрут төзелгән” күргәзмәсе ачылышы булды. 

Ул КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институтының икенче курс студентлары тарафыннан үз укытучылары һәм рәссамнары, “Замороженная Конина” арт-төркеме вәкилләре Катерина Конюхова һәм Анастасия Морозова белән берлектә әзерләнгән.

Шәһәр буйлап сәяхәт иткәндә, яшь дизайнерлар үзләрен кызыксындырган архитектура һәм шәһәр мохите элементларын теркәгән. Бөтен Россиядән генә түгел, башка илләрдән дә укырга килгән студентлар шәһәрләре турындагы тәэсирләрен инсталляцияләрдә гәүдәләндергән.

КФУ музейлар дирекциясе директоры С.Фролова экспозицияне ачканда аның гадәти булмаганлыгына игътибар итте.

“Ул алдагыларыннан күргәзмә-тикшеренү, башкалар өчен күргәзмә-чакыру булуы белән аерылып тора”, – диде Светлана Анатольевна.

Беренче залны үзәк инсталляция алып тора. Ул сәяхәтчеләр турында мәгълүматлар белән маршрутлар картасыннан, артефактлардан һәм “Эмоция” видеоарт чарасыннан тора. Икенче залда “Путь” инсталляциясе урнашкан. Ул 62,8 метр озынлыктагы фотосурәтләрдән лента итеп эшләнгән. Студентлар үткән юл 62,8 километр тәшкил иткән. Барлык фотолар шәһәр буйлап сәяхәт иткәндә ясалган һәм кызыклы фотофактлар белән тулыландырылган. Өченче залда “Шум” яктылык-тавыш инсталляциясе урнаштырылган (авторлары – моушен-дизайнер Гадел Хөснетдинов һәм саунд-дизайнер Зәкәрия Туктаров).

“Нью-Йоркта мондый күргәзмәне күрсәм, мин гаҗәпләнмәс идем. Казан өчен ул бик кыю. Күргәзмәне студентлар безнеж остазлар – ИДиПИ укытучылары җитәкчелегендә оештыруына мин шат. Бу проект креатив индустрия вәкилләре белән берлектә гамәлгә ашырылган. Безнең өчен бу бик кыйммәтле. Бу безнең креатив технопарк, Казан федераль университетының креатив кластеры старты “, – дип сөйләде ИДиПИ директоры Карина Нәбиуллина.

Үсеш буенча директор урынбасары, ИДиПИ конструктив-дизайнерлык проектлау кафедрасы доценты Степан Новиков хәбәр иткәнчә, күргәзмәне әзерләүдә “Тирәлек дизайны” һәм “Моушн-дизайн” әзерлек юнәлешләре студентлары катнашкан.

“Мохит дизайны” юнәлеше студентларын без КФУның төп бинасыннан үзләре билгеләгән җиде төрле маршрут буенча җибәрдек, үзләре күргән һәм ишеткәннәрнең барысын да теркәүне сорадык. Барлык кирәкле материал җыеп эшкәртелгәч, без “Моушн-дизайн” юнәлешеннән бер төркем студентларны җәлеп итәргә булдык. Студентлар һәр маршрутның иң мөһим объектларына багышланган зур булмаган видеороликлар ясадылар», – диде С.Новиков.

ГМЧ вәкилләренә биргән интервьюсында К.Нәбиуллина күргәзмә исемендә нинди мәгънә яшерелгәнлеге хакында  аңлатты.

“Без, архитекторлар буларак, еш кына “кызыл линия” терминын кулланабыз. Кызыл сызыклар иҗтимагый территорияләрне шәхси затлар тарафыннан төзелә торган җир кишәрлекләреннән аерып тора. Әмма иҗатта һәр кеше үзе өчен чикләүләр тудыра, кызыл сызыклар сыза. Чынлыкта кешенең мөмкинлекләре чиксез “, – диде Карина Рәшидовна.

Күргәзмә 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Эш вакыты: дүшәмбе – шимбә көннәрендә 09:00 – 18:00 сәгатьләрдә, ял көне – якшәмбе. Музей Кремль урамы, 18 йорт, 6 нчы корпус адресы буенча урнашкан.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Алиса Черкасова