КФУда ковид-госпиталь эшчәнлеге турында сөйләделәр

Белгечләр әйтүенчә, вакцина ясатмаган пациентларда авыру катлаулы формада уза.

21 октябрьдә Казан федераль университеты Университет клиникасының вакытлыча оештырылган ковид-госпиталенең ачылуына – бер ел. Хастаханә эшчәнлеге турында Казан федераль университеты Университет клиникасы баш табибының медицина юнәлеше буенча урынбасары Эмма Мөхәммәтшина сөйләде.

«Ел дәвамында эш тукталмады. Әйе, урыннар санын киметкән вакыт та булды, ләкин эш бер генә көнгә дә туктап тормады. Бүген без тыгыз режимда эшлибез. Ковид-госпиталь 80 урынга исәпләнгән – бинаның мөмкинлекләре шундый. Без Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының COVID-19 буенча клиник тәкъдимнәрнең 12нче версиясе буенча эшлибез. Әлеге йогышлы авыруны өйрәнү буенча республика, ил һәм дөнья масштабларында эш алып барыла. Әлбәттә, бездә даими рәвештә кулланыла торган препаратлар да бар, шулай ук дәвалауның яңа төрләрен дә кертәбез. Аерым алганда, сорбцион методларны куллана башладык», – дип хәбәр итте ул.

Вакцина ясаткан гражданнар турында да сүз чыкты, аларның авыруы, иммунизация узмаган кешеләрдән аермалы буларак, башкача уза.

«Вакцина ясаткан пациентларны дәвалау җиңелрәк, аларның иммунитеты тизрәк эшкә керешә. Әйе, бездә дәваланучылар арасында вакцина ясатканнар да бар, ләкин алар авыр хәлдәге пациентлар түгел», – дип өстәде ул.

Эмма Мөхәммәтшина сүләренчә, бу көннәрдә авыручылар саны арта. Ил хөкүмәте кертергә мәҗбүр булган чикләүләрнең нигезе бар.

«Кызганыч, прививка ясату кампаниясе актив узмады. Биредә кайбер факторларны да исәпкә алырга кирәк: белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре тулы составта эшкә чыга башлады, моңа сезонлы көчле респиратор вируслы инфекцияләр дә өстәлде. Температура күтәрелү, көчле респиратор вируслы инфекция билгеләре, коронавирус инфекциясенең расланган очраклары күпкә артты», – дип сөйләде ул.

Дәвалау тактикасы, моңа сарыф ителгән кеше ресурслары, COVID-19ны дәвалау өчен чыгымнар һәр очракта төрле. Әгәр авыру җиңел формада уза икән, һәр пациентка уртача 10-15 мең сум акча сарыф ителә. Авыр хәлдәге пациентларга генлы-инженер биологик препаратлар һәм башка дарулар таләп ителә. Бу очракта дәвалау бәясе 300-500 мең сумга җитәргә мөмкин.

«Дәвалау кыйммәт һәм җитди: реанимация койкалары, озак вакытка аппаратларга тоташтыру. Биредә чыгым һәм көч күпкә күбрәк сарыф ителергә мөмкин», – ди Э.Мөхәммәтшина.

Белгеч авырган пациентларның тернәкләнүенә дә күп вакыт таләп ителгәнлеген әйтте.

«Авыру җиңел узган очракта пациент тиз тернәкләнә, катлаулы очракта тернәкләнү дә озакка сузыла, әле моңа өстәп сулыш, йөрәк-кан тамырлары, нерв системалары, бөерләр зыян күрә, тромбоген вәзгыять күзәтелергә мөмкин. Кешенең генетик үзенчәлекләрен исәпкә алганда, бу юнәлештә тикшеренүләр алып барылса да, риск факторларын алдан фаразлау кыен», – дип ассызыклады ул.

КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты плазмоферез, терапиянең нәтиҗәләлеген бәяләү (антицитокин терапиясе һәм ковидка каршы плазма салу), генотипны тикшерү программасында катнаша. Шулай ук Т-күзәнәкле иммунитетны тикшеренү дә башкарыла.

«Әгәр бер ел элек пациентларның күбесе өлкән яшьтәгеләр булса, быел пациентлар арасында моңа кадәр җитди авырулары булмаган яшьләр күп», – дип өстәде ул.

Госпиталь пациенты Илсөяр Әхмәтова сүзләренчә, ул 11нче октябрьдә авырый башлаган, якшәмбегә кадәр өйдә дәваланган. Пациент прививка ясатмаган.

«Дүшәмбе «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырттым, бирегә алып килделәр. Хәзер миңа сулыш алуы җиңелрәк, температура төште. Хәлем дә күпкә яхшырак. Аллага шөкер, монда эләккәнмен: табиблар бик булыша», – дип сөйләде ул.

Үз фикере белән Яр Чаллы институтының тәрбия һәм социаль эшләр буенча директор урынбасары Ирина Нургатина да бүлеште.

«Минем ПЦР-тестның нәтиҗәсе уңай булды. Ковид-госпитальнең бөтен докторларына тест нәтиҗәсенә шулай тиз җавап кайтарулары өчен зур рәхмәт, мин бирегә дәваланырга Яр Чаллыдан килдем. Ректор Илшат Рәфкать улы Гафуровка госпиталь ачуы, тиешле дәрәҗәдәге препаратлар белән тәэмин итүе, җиһазландыруы өчен бик рәхмәтлемен. Биредә ятканда, үз хезмәттәшләреңне һәм башка пациентларны, аларның нинди халәттә булуын күргәч, башка төрле уйлар килә… Мин Казан университетында эшләвем белән горурланам. Безнең белән тәүлек буе булган медицина хезмәткәрләренә рәхмәтлемен. Медиклар симптомнарның теләсә нинди үзгәрешенә дә тиз җавап бирә. Аларга саулык һәм сабырлык телим», – дип әйтте И.Нургатина.

Авторы: Руфинә Гыймалетдинова, авто фотосы, видео: UNIVER TV