КФУда күчмә Сәламәтлек көннәре башлана

Беренче чара бу шимбәдә, 16 июльдә булачак.

16 июльдән 20 августка кадәр Казан федераль университетында хезмәткәрләр, студентлар һәм аларның гаиләләре өчен Сәламәтлек көннәре оештырыла. Чаралар «Яльчик» укыту-сәламәтләндерү үзәгендә узачак.

Күчмә чаралар физик культура белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Мәсәлән, ял көне турлары 16 һәм 23 июль, шулай ук 13 һәм 20 август көннәрендә узачак.

КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә КФУ спорт-социаль объектлар дирекциясенең спорт һәм сәламәтләндерү эше буенча директор урынбасары Рөстәм Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, беренче көнгә чыгу өчен 38 кеше язылган инде.

Программа өченче ел тормышка ашырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аның программасы киң: балалар өчен “Күңелле стартлар”, олылар өчен спорт викторинасы, спорт уеннары (баскетбол, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, дартс), күлдә коену һәм урман буйлап йөрү, балалар арасында рәсем конкурсы.

8 (843) 221-04-16 телефоны буенча язылырга мөмкин. Теркәлү тур башланганчы 1 тәүлек кала тәмамлана.

Һава шартларына карап, чыгу сроклары үзгәрергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, ял көннәрендә бушлай турлар Казан федераль университетында кышкы-язгы чорда – гыйнвардан мартка кадәр дә  узды.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова