Вәкиллек хезмәткәрләре Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентларына Россия-Израиль мөнәсәбәтләрен үстерүгә багышланган лекцияләр укыды.
Казан федераль университетында Россия Федерациясендә Израиль вәкиллегенең дипломатия миссиясе башлыгы урынбасары, вәкаләтле министры Ронен Краус җитәкчелегендәге делегация кунакта булды.
Кунакларны КФУ халыкара эшчәнлек буенча ректорат каршындагы киңәшче Линар Латыпов озатып йөрде. Делегация вәкилләре Казан университеты тарихы музее, Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге белән танышты, КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары белән очрашты.
Халыкара мөнәсәбәтләр институтында булганда, Ронен Краус студентлар алдында «Россия-Израиль: дипломатия мөнәсәбәтләрен торгызуга – 30 ел (инглиз телендәге)» дигән лекция укыды. «Иҗтимагый дипломатия» дип исемләнгән рус телендәге лекцияне пресс-атташе, Россиядә Израиль дәүләте вәкиллегенең беренче сәркатибе Рами Теплицкий уздырды.
«Казан университетында булуыма бик шатмын. Израиль белән Россия мөнәсәбәтләре бик мөһим. Без бирегә Россия-Израиль мөнәсәбәтләренә багышланган лекцияләр укырга, уртак проектлар турында сөйләргә килдек. Киләсе атнада, 18нче октябрьдә, без ике ил арасындагы дипломатия мөнәсәбәтләрен яңартуның 30-еллыгын билгеләп үтәчәкбез», – дип хәбәр итте Р.Краус.
Ул шулай ук КФУда Яһүди дине үзәген торгызу планлаштырылганлыгы хакында сөйләде. Бу эштә вәкиллек хезмәткәрләре дә актив катнашачак. Инде хәзер үк «Яһүдиләр традициясе» дигән өстәмә белем бирү программасына укучыларны җыю башланган.
«Кичә без яһүдиләр белән аралаштык, һәм Татарстанда төрле милләтләрнең тату яшәвен, Татарстан Республикасы Президенты һәм яһүдиләр җәмгыяте арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдырылганлыгы хакында белдек», – дип искәртте ул.
Музей һәм китапханәдә булганнан соң, Ронен Краус Казан университеты аңа нык тәэсир итүе турында сөйләде:
«Израиль – яшь ил, бездә, сездәге кебек, чал тарихлы университетлар юк. Мин Лев Толстой һәм Владимир Ленин укыган аудиторияләрне беренчел хәлдә саклап кала алуыгызга шаккаттым. Зур кыйммәткә ия булган китап нөсхәләре сакланыла торган кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә булуыма да бик шатмын».
Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова хәбәр итүенчә, вәкиллек хезмәткәрләренә махсуслашкан әдәбият күрсәтелгән.
«Без кунакларга үз футлярында сакланып калган, фәнгә билгеле булган басмалардан иң иртә басылып чыккан дип саналган XVII гасырдагы Тораның уникаль исемлеген күрсәттек. Алар Израильгә кызыклы булган дистәдән артык басманы күрде. Алар арасында XVII хасыр уртасында басылып чыккан Израиль Республикасы турындагы китап, каббала буенча берничә басма, псалм анализлары һәм, әлбәттә, яһүдиләр практикасына кагылышлы бик кызыклы текст бар. Безнең университет алар өчен күп яңалык ачкандыр, дип өметләнәм», – дип өстәде ул.
Авторы: Лариса Бусиль, автор фотосы