Анда 100дән артык кеше катнашты.
Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм исәпләү системалары институты хезмәткәрләре һәм студентлары «IT-диктант» Мәгълүмати технологияләр буенча бөтенроссия диктантын язды. Чара 13 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Программистлар көненә багышланды.
«IТ-диктант» – төрле авырлыктагы тест биремнәре җыелмасы. Аларның кайберләре компьютер техникасы һәм интернет-ресурслар белән эшләү күнекмәләрен куллануны күз алдында тотса, икенчеләре – блокчейн, әйберләр интернеты темаларын белүне таләп итә. Тест сынавының бурычы – катнашучыларның компетенцияләр дәрәҗәсен, цифрлы күнекмәләрнең база һәм алга киткән дәрәҗәләрен бәяләү.
КФУда акция офлайн- һәм онлайн-форматларда узды. Альма-матерда диктантны Мәгълүмати технологияләр һәм исәпләү системалары институтының 100дән артык хезмәткәре һәм студенты язды.
«Әлеге акциядә күп студент катнашырга теләк белдерде. Укытучылар дәресләрдә былтыргы диктантның сорауларын тикшерде. Шулай итеп, студентларга әлеге акциягә әзерләнергә ярдәм итте. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, без катнашучыларны берничә аудиториягә бүлдек», – диде Мәгълүмати технологияләр һәм исәпләү системалары институтының социаль-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Виктор Бандеров.
Диктант төрле темаларны үз эченә ала: мәгълүмати технологияләр буенча гомуми әзерлек, ясалма интеллект, компьютер челтәрләре.
«Мәгълүмати гасырда һәркемгә үзенең цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен белергә кирәк. Әлеге акция барышында студентлар IT-өлкәсендә үзләренең белем дәрәҗәсен күрсәтә. Шулай итеп, бу әле бәйсез рәвештә бәяләү дә булып чыга», – ди директор урынбасары.
«Гамәли математика һәм информатика» юнәлеше буенча 3нче курста белем алучы Алсу Фәизова үзенең компьютер грамоталыгы буенча белемнәрен тикшергән.
«Диктантта катнашып, IT-өлкәсенең төрле юнәлешләрен ни дәрәҗәдә белүеңне аңлап була. Дөресен әйтим, мин әлеге диктантка махсус әзерләнмәдем. КФУда алган белемнәрем никадәр яхшы үзләштерелгәнлеген беләсем килә. Мин акциядә катнашудан ләззәт алырмын, дип уйлыйм. IT-өлкәсе кешеләрнең мөмкинлекләрен киңәйтә. Мисал өчен, исәпләүләрне компьютер берничә секундта ясый. Шул сәбәпле, мин әлеге сферада алга таба бара һәм төрле абстракт, кызыклы мәсьәләләрен чишә алам», – диде студент кыз.
1нче курс студенты Алексей Яковлев диктант турында социаль челтәрләр аша белгән.
«Акциягә әзерлек барышында мин игътибарымны аеруча компьютер терминнарына юнәлттем. Әлеге акция программалаштыру өлкәсендәге белемнәрне арттыру өчен кирәк», – ди беренче курста белем алучы.
Әлеге чарада һәр теләгән кеше катнаша ала, моның өчен аның рәсми сайтына керү генә кирәк. Ул бүген 19.00гә кадәр дәвам итәчәк.
Диктантны язган һәр катнашучы сертификатка ия булачак. Максималь баллар алган катнашучылар җиңүче сертификатын алачак.
Автор: Алинә Минневәлиева, автор фотосы