КФУда хезмәткәрләр өчен күчмә чаралар башлана

Кышын чаңгыда шуарга, ә җәй көне күлдә ял итәргә мөмкин булачак.

Казан федераль университетында югары уку йорты хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен «Сәламәтлек көне» күчмә чаралары старт ала. Алар КФУның «Яльчик» укыту-белем бирү үзәгендә һәм В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә узачак.

Беренче сәфәр 14 гыйнварга планлаштырылган. Бу көнгә обсерваториядә чаңгы трассасы салыначак һәм 100 пардан артык чаңгы әзерләнгән.

“Гыйнварда барлык өч шимбә рәттән без обсерваториягә барырга планлаштырабыз. Автобус “УНИКС”тан 9.00 сәгатьтә кузгалып китәчәк. Анда мөстәкыйль рәвештә дә барып була. Обсерваториядә яңа пластик чаңгылар бар, анда теләүчеләр ике сәгать эчендә бушлай шуа алачак. Үз чаңгыларыңны да алып килергә мөмкин. Чаңгыда йөреп кайтканнан соң махсус бинада төшке аш ашарга мөмкин булачак. Чәй өчен кайнар су биреләчәк, ә ризыкны үзең белән алырга кирәк. КФУның А.А.Леонов исемендәге Планетариясендә төшке аштан соң фильм күрсәтеләчәк, ул түләүле (ташламалы бәядән). Моннан тыш, зур булмаган призлар белән мини-конкурслар узачак», – дип сөйләде КФУның Социаль-спорт объектлары дирекциясенең спорт һәм сәламәтләндерү эше буенча директор урынбасары Рөстәм Гыйльметдинов.

Ул билгеләп үткәнчә, «Сәламәтлек көнендә» катнашырга теләүчеләр алдан ук 221-04-16 телефоны буенча язылырга тиеш.

“Кышкы күчмә чараларны без физик культура белән ял итү һәм шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән корпоратив программаны гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елдан, ә җәйгеләрен – 2019 елдан бирле  уздырабыз. “Яльчик” та узачак җәйге “Сәламәтлек көннәре”нә инде хәзердән үк язылырга мөмкин, – дип хәбәр итте Рөстәм Ирек улы. – Җәен без балалар өчен “Күңелле стартлар”, өлкәннәр өчен спорт викториналарын уздыруны планлаштырабыз. Моннан тыш, күлдә коенырга һәм баскетбол, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, дартс уйнарга мөмкин булачак”.

В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә «Сәламәтлек көннәре» 14, 21 һәм 28 гыйнварда, ә «Яльчик»та – 11, 18 һәм 25 февральдә һәм 4 мартта узачак. “Сәламәтлек көне”нең җәйге күчмә чаралары КФУның “Яльчик” үзәгендә 15 һәм 22 июльгә, шулай ук 5 һәм 19 августка планлаштырылган.

Авторы: Лариса Бусиль, фото: Рөстәм Гыйльметдинов