КФУда хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү штабы ачылды

Кирәкле әйберләр “УНИКС”та эш көннәрендә, 9.00 – 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Казан федераль университетында хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү штабы ачылды. Азык-төлек товарларын, медикаментларны һәм башка кирәк-яракларны җыю «УНИКС»та (ПрофессорНужин ур., 2) үткәрелә.

Штаб #МЫВМЕСТЕ бөтенроссия акциясе һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика үзара ярдәм итү хәрәкәте кысаларында «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» Волонтерлар үзәге базасында эшли.

КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә Волонтерлар үзәге координаторы Гөлназ Мәрдәнова сөйләгәнчә, Казан университетында гуманитар ярдәм җыю 11 октябрьдә эшли башлаган.

“Университет студентлары һәм хезмәткәрләре һәрвакыт мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә омтыла. Без хәзер дә читтә кала алмадык, шуңа күрә # МЫВМЕСТЕ акциясенә кушылдык. Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү штабын ачтык, ул барлык битараф булмаучыларның тартылу үзәге булачак”, – диде ул.

Кирәкле әйберләрне «УНИКС» концерт блогының  108 нче кабинетына (ПрофессорНужин ур., 2) алып килергә мөмкин. Кабул итү пунктының эш режимы – эш көннәрендә, 9.00-18.00 сәгатьләрдә, төшке аш вакыты – 12.00-13.00 сәгатьтә.

Кирәкле әйберләр исемлегенә түбәндәгеләр керә:

  • саклану вакыты 3 айдан да ким булмаган азык-төлек продуктлары (ит һәм балык консервалары, пакетлы чәй, хлебцы, сохари, сушки);
  • медикаментлар (антигистамин, температура төшерә торган препаратлар, күзләр өчен тамчылар, бәйләү чаралары);
    көнкүреш химиясе;
  • көнкүреш химиясе
  • шәхси гигиена товарлары;
  • кием-салым һәм аяк киеме;
  • обмундирование.

Тулы исемлек белән биредә танышырга мөмкин.

Сораулар белән  Резеда Әфләтуновага  8(904) 763-81-01 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

#МЫВМЕСТЕ үзара ярдәм акциясе мохтаҗ гражданнарның төрле категорияләренә ярдәм итәргә теләүче Россиянең барлык регионнары волонтерларын берләштерә. Бүгенгә акция кысаларында төбәк штаблары белән беррәттән, югары уку йортлары эчендә адреслы ярдәм күрсәтү буенча штаблар да булдырылды. Студентлар һәм югары уку йортлары хезмәткәрләре гуманитар ярдәм җыялар, психологик ярдәм күрсәтү буенча  “кайнар линия”ләр эшләтеп җибәрәләр, шулай ук хәрби хзмәткәрләрнең гаиләләре белән элемтәдә торалар.

“Игелек пунктлары” санын арттыру ярдәм күрсәтү даирәсен сизелерлек киңәйтергә һәм изгелек эшләргә теләүчеләр санын арттырырга мөмкинлек бирә.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов