Чит ил студентлары үз талантларын күрсәтте.
КФУның “УНИКС» КСКда «Дөнья халыклары мозаикасы» чит ил студентлары мәдәниятләре фестиваленең гала-концерты узды.
“Мозаика» өч этаптан торды: спорт һәм интеллектуаль уеннар, 10 ел дәвамында Универсиада авылы йортларында узучы «Дөнья халыклары ашханәсе» конкурсы.
Һәр этапта 300гә якын кеше, «Дөнья халыклары ашханәсендә» – 1000гә якын студент катнашты. Сүз уңаеннан, быел соңгы конкурс өчен «Россия халыклары ашханәсе” тематикасы сайланган. “Дөнья халыклары мозаикасы» фестиваль генә түгел, ул дистәләгән чаралар, йөзләгән сәгать әзерлек, меңләгән катнашучылар һәм уңай эмоцияләр.
“УНИКС» та интерактив күргәзмә оештырылды, анда Казан федераль университе тулай торакларында яшәүче барлык халыклар тәкъдим ителде. Һәр илнең мәйданчыгына килеп, аның мәдәнияте турында белергә була иде.
Концертта иң яхшы театр миниатюралары, биюләр һәм вокаль номерлар тәкъдим ителде.
Гадәттәгечә, концерт кичнең иң якты вакыйгаларының берсе – байраклар парады белән башланып китте, чөнки ул дөньядагы барлык халыкларының бердәмлеген һәм дуслыгын күрсәтә.
Тышкы элемтәләр буенча проректор Тимерхан Алишев, Яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректор Ариф Межведилов, Яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова фестивальнең кунаклары булдылар.
«Казан университеты-Россиянең барлык халыклары җыелган урын гына түгел. Чит ил студентлары аркасында КФУ – бөтен дөнья гәүдәләнеше. Студентларыбызның зур бер гаиләгә берләшүе – традиция. Әйдәгез, бу традицияләрне саклыйк», – дип чакырды студентларны А.Межведилов.
Ул шулай ук «Дөнья халыклары ашханәсе» конкурсының «иң яхшы төп ризык», «кулинария шедевры», «иң яхшы десерт», шулай ук «махсус бүләк»номинацияләрендә җиңүчеләрне игълан итте.
Сәламләү сүзе белән Т. Алишев чыгыш ясады:
“”Университет” сүзе ике мәгънәгә ия. Бер яктан, бу бергәлек, икенче яктан-дөнья. Университетның бик күп мәдәниятләрне, идеяләрне һәм кешеләрне берләштерә алуы бик яхшы».
Проректор Т.Алишев спорт ярышларының «шахмат» (Данила Гришкевич); «мас-рестлинг» (Марсель Бикбаев); «гер спорты» (Ростислав Фирсов); «татар көрәше» (Сергей Бояркин) номинацияләрдә җиңү яулаганнарны билгеләп үтте.
Бүләкләү һәм сәламләү өчен сәхнәгә Ю. Виноградова күтәрелде.
«Безнең университет бик зур һәм уникаль. Уникаль, чөнки без Сезнең белән аның тарихын язабыз, һәм аның киләчәге безгә бәйле. Бу бик үзенчәлекле вакыйга. Ул биредә булдырылган атмосфера турында. Бу фестиваль безне альма-матерда яңа биеклекләргә һәм ачышларга барырга дәртләндерсен», – диде ул.
Интеллектуаль уеннарда җиңүчеләрнең исемнәре дә игълан ителде.
«Әлеге чара бездә беренче ел гына үткәрелми. Барлык чит ил студентлары анда бик теләп катнаша. Алар бу фестивальнең үзләре турында һәм үзләре өчен икәнен аңлыйлар. Мондый фестивальләрне чит ил укучыларын да, Россия гражданнарын да берләштерү, төрле илләрнең менталитеты белән таныштыру өчен уздыру мөһим», – дип сөйләде тулай торакларда уку-укыту эшен оештыру бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Анастасия Чернышова.
Ул шулай ук фестивальне нәкъ менә уку елының беренче семестрында үткәрү чит ил гражданнарының адаптациясе өчен мөһим булуын билгеләп үтте.
Автор: Анна Зинченко, фото: Татьяна Верхотурова