Чара Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган.
Казан федераль университетының Император залында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тантаналы кичә узачак, анда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсына йомгак ясаячаклар.
Кичәне филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының социаль-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Дыганова һәм Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының социаль-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Виктор Туманин алып барачак.
КФУ Медиакоммуникацияләр үзәгенә университет президенты Рияз Минзарипов хәбәр иткәнчә, чара безнең коллективта хатын-кызларның әһәмиятен арттыра. Кайбер структур бүлекчәләрдә – хатын-кызлар күпчелек. Университет үз хезмәткәрләрен бәяли, нәкъ менә шуңа күрә 11 ел элек Хатын-кызлар лигасы “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсын оештырды. Ул үз эшчәнлеге өлкәсендә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларны ачыклау һәм бүләкләү, югары уку йорты тормышында хатын-кызларның активлыгын, альма-матер эшчәнлегенең мөһим мәсьәләләренә кагылышлы карарлар кабул итүдә катнашуларын арттыру максатыннан уздырыла.
“8 март – ул җәмгыятьтә хатын-кызларның зур әһәмиятен ассызыкларга тиешле бәйрәм. Беренчедән, хезмәт эшчәнлеге, белем бирү һәм фәнни эшчәнлек, без бу өлкәдә хатын-кызларның нинди өлеш кертүен күрәбез. Хатын-кыз – ул әле әни, безнең җәмгыятьнең алга таба үсешен тәэмин итүче кеше. Монда, әлбәттә, гүзәл затларга җылы, үзенчәлекле мөнәсәбәт булырга тиеш. Хатын-кызларның потенциалы бик зур, алар төпле, теләсә нинди эшкә фундаменталь якывн киләләр. Без янәшәбездә эшләүче хатын-кыз хезмәттәшләребезнең университет үсешенә өлеш кертүләре белән генә түгел, ә безне матурлык, мәрхәмәтлелек һәм наз белән сөендерүләре белән горурланырга тиеш”, – диде КФУ Президенты.
Чара гаилә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне, гаилә институтын ныгытуга һәм торгызуга, гаиләнең роленә игътибар җәлеп итүгә ярдәм итә.
ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты профессоры, КФУ Хатын-кызлар лигасы рәисе Ирина Терентьева конкурсның феномены университет кешеләренең игътибар үзәгендә булуында, дип сөйләде.
“Оештыру, аңа әзерләнү процессы уңай энергетика белән тулыландыра – бу аралашу, яңа танышулар. Конкурс үзен аклый”, – ди И.Терентьева.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Хатын-кыз – галим», «Хатын-кыз – җәмәгать эшлеклесе», «Хатын-кыз – ана», «Хатын-кыз – профессионал», «Хатын-кыз – яшьләр лидеры», «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият», «Ир-ат – игелекле йөрәк», «Ир-ат – ел үрнәге»,«Ир-ат – лидер”.
“”Хатын-кыз – аерым танылу” номинациясен булдыру яңалык булачак. Без махсус хәрби операция зонасында булган егетләребезгә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итәбез”, – диде КФУның хатын-кызлар лигасы рәисе.
Моннан тыш, “Профессор-шоу” клубы яңа исемнәр ачачак, кунаклар яңа тавышлар ишетәчәк.
Хатын-кызларны – 8 мартта, ә ир-атларны – 23 февральдә генә хөрмәтлисе түгел. Тезисны Ирина Терентьева да хуплады. Хатын-кызлар җәмәгатьчелеге тарафыннан ир-атларның университет һәм граждан җәмгыяте үсешенә керткән өлешен ачыктан-ачык тану мөһим.
“Ир-атның хатын-кызның формалашуында роле нинди? Бик зур. Без һәрвакыт бергә булырга, бер-беребезне сөеңдерергә тиеш. Коллективта ир-атлар таянычы һәм хатын-кызлар интуициясе, энергетика бертөрле әһәмиятле. Без әлеге ячейкада әгъзалыкны аеруча югары бәяли торган университет гаиләсе, – дип йомгаклады ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары.
Чара 14.00 сәгатьтә башлана.
Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның мәгълүмат сәясәте департаменты, фото: Арина Егорова