КФУда COVID-19дан вакцинация дәвам итә

Хәзерге вакытта дүрт төрле вакцина тәкъдим ителгән.

Казан федераль университетының Университет клиникасында коронавирус инфекциясеннән вакцинация дәвам итә.

Униклиника табиб-эпидемиологы Диана Суфиярова КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә хәбәр итүенчә, 1 сентябрьгә вакцинаның беренче компонентын 12 мең 608 кеше кадаткан, икенчесен – 11 мең 592. Казан университеты хезмәткәрләре арасында вакцина ясатучыларның саны, униклиника хезмәткәрләрен исәпкә алып, – 4594. КФУның 4046 студенты коронавирустан прививка ясаткан.

«Иммунизация «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак»), «ЭпиВакКорона», «КовиВак» һәм «Спутник Лайт» вакциналары белән ясала», – дип аңлатты эпидемиолог.

Коронавирустан прививканы сырхауханәдә (Вишневский ур., 2а) ясатырга мөмкин. Эш көннәрендә иммунизацияне 9.00-18.00 аралыгында, ял көннәрендә 9.00-16.00 аралыгында узып була. Язылу өчен телефон: 233-30-00.

COVID-19дан вакцинация ясатыр өчен үзең белән паспорт, СНИЛС һәм медицина полисы булуы зарур. Сырхауханә бинасында регистратура өстәле янына килеп, тиешле документларны тутыру сорала. Аннан соң вакцинациягә килгән кеше терапевт кабинетына үтә, анда аның гомуми халәте тикшерелә, кан басымы, сатурациясе үлчәнелә. Соңыннан ул беренче катта урнашкан прививка ясала торган 116нчы номерлы кабинетка уза.

Вакцина ясатачак кеше сәламәт булырга, прививка алдыннан үзен яхшы хис итәргә тиеш. Вакцинацияне 18 яшькә кадәргеләргә, йөклеләргә, көчле авырулар (шул исәптән бизгәкләр), вакцина компонентларына аллергия булганда, хроник авырулар көчәйгән вакытта ясатырга ярамый.

Прививкадан соң тән температурасы (субфебриль температура) күтәрелү, арыганлык, ис тоюны югалту – бу вакцинага булган нормаль реакция.

Автор: Руфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов