Яңа ел алдыннан “Теләкләр чыршысы” акциясе узды.
Казан федераль университетының “Без бергә” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булды. Чара кысаларында сәламәтлекләре чикле балаларга бүләкләр тапшырылды. Балалар бакчасына йөрүчеләр үз теләкләрен “теләкләр чыршысы”нда калдырган иделәр.
Кыш Бабайның мәрхәмәтле ярдәмчеләре ролендә КФУ ректоры Ленар Сафин, вуз проректорлары, администрация һәм укытучылары булды. Л.Сафин өч егетнең теләген үтәде.
Акция икенче ел уза һәм яхшы традициягә әйләнде. Быел 48 теләк канәгатьләндерелде.
КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова инициативаны хуплады һәм бәйрәмдә шатланып катнашты. Яңа ел бәйрәме кунакларын “Без бергә” балалар бакчасы мөдире Эльвира Садретдинова котлады.
“Балалар – безнең киләчәк, а а мондый мизгелләр тормышны җылылык һәм шатлык белән тулыландыралар. Бу бәйрәм һәр бала өчен могҗизалы маҗараларның һәм әкияти мизгелләрнең башлангычы булсын, ә яңа ел гаиләләргә шатлык, иминлек һәм бәхет алып килсен! “- диде ул.
Быел балалар өчен иртәнге бәйрәмнәр ата-аналарны, сабыйларны һәм кунакларны берләштергән чын бәйрәм булды. Озак көтелгән вакыйга ялтырап торган гирляндалар һәм уенчыклар белән бизәлгән җыйнак залда узды. Балалар бакчасына йөрүчеләр үзләре өчен күп сюрпризлар әзерләгән Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашуларын түземсезлек белән көтте. Иртәнге бәйрәм вакытында балалар күңелле Кар бабай белән дә уйнадылар. Җыр-биюләр, оркестр, залны көлү һәм шатлык авазлары белән тутырып, тылсымлы атмосфера тудырды.
Э.Садретдинова катнашучыларны якынлашып килүче ел белән котлап, балаларны социальләштерү, дустанә һәм ярдәмчел мохит булдыру өчен мондый чаралар үткәрүнең әһәмияте турында әйтте:
“Мондый бәйрәм уңай хис-кичерешләр бүләк итеп кенә калмый, киләсе елда яңа казанышларга рухландырып, җәмгыятьтә үзара ярдәм һәм хөрмәт кебек кыйммәтләрне дә күрсәтә”.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чараны оештыруда КФУның Психология һәм мәгариф институтының (ИПО) Махсус белем бирү психологиясе һәм педагогикасы кафедрасы мөдире Анна Әхмәтҗанова һәм ИПО студентлары ярдәм итте.
Автор: КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Полина Федорова