КФУда беренче «Сәламәтлек поезды» узды

Узган ялларда традицион спорт чарасына старт бирелде.

29 гыйнварда быел беренче тапкыр «Сәламәтлек поезды» спорт-сәламәтләндерү чарасы үтте. Инде икенче ел рәттән ул Яшьләр сәясәте департаменты тарафыннан институтлар, Юридик факультет, «Казан юлбарслары» студент спорт клубы белән берлектә КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе территориясендә уздырыла.

«Сәламәтлек поезды» 20нче мартка кадәр, атна саен шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, үтәчәк.

Быел «поезд»га бару иң беренчеләрдән булып 100гә якын чит ил студентына тәтеде. Катнашучылар чаңгыда шуды – күбесе өчен бу беренче мәртәбә булды. Һәркемгә кайнар чәй әзерләнгән иде.

Былтыр КФУның әзерлек факультетын тәмамлаган Ханнан Аслам хәзер инде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты магистратурасында 1нче курста укый, ул бу чарадан канәгать калган.

«Мин гомеремдә беренче тапкыр чаңгыда шудым. Әйе, мин күп тапкыр егылдым. Ләкин иң мөһиме: бу минем өчен кызыклы тәҗрибә иде. Мин шулай ук обсерватория тарихын, аның ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объектларының беренчел исемлегенә кертелгәнлеген белдем. Без башка илләрдән килгән студентлар белән аралаштык, бергәләшеп чәй эчтек, төрле җырлар тыңладык. Барысы да бик күңелле булды. Һиндстанда беркайчан да кар яумый, шуңа да мин чаңгыда шуа алганыма шатмын. Мин инде биредә бер елга якын яшим, карга да, салкынга да ияләштем», – дип сөйләде ул.

Студент Казан университетын укытучылары киңәше буенча сайлаган.

«Казан бик зур шәһәр түгел. Мин рус телен чарлыйсым килә, шуңа да миңа, Казан белән чагыштырганда, эре шәһәрләрдә кешеләрнең җиңел генә элемтәгә кермәвен сөйләделәр. Моннан тыш, биредә төрле мәдәниятләр очрый», – дип әйтте магистрант.

Тумышы белән Төркиядән булган, КФУның әзерлек факультетында белем алучы Эмре Булут Юнус Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтына керергә җыена.

«Моңа кадәр мин бер тапкыр чаңгыда шуган идем, шуңа күрә бу – минем өчен икенче тәҗрибә. Миңа атмосфера, ягымлы хезмәткәрләрнең мөгамәләсе ошады. Чит ил студентлары өчен мондый чаралар бик мөһим, чөнки бу аларга рус телен чарларга булыша», – ди студент.

Ике ай эчендә «Сәламәтлек поезды»нда бер меңнән артык студент катнашачак. Икенче семестр башлану белән, чит ил студентларына КФУның башка укучылары да кушылачак.

Авторы: КФУның Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: «Казан юлбарслары» матбугат хезмәте