КФУда Белгород өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Теләүчеләр ярдәм акциясенә 8 сентябрьгә кадәр кушыла ала.

 

Казан федераль университетында чик буе территорияләреннән эвакуацияләнгән һәм вакытлыча яшәү пунктларында урнашкан Белгород өлкәсе халкы өчен гуманитар ярдәм җыю пункты үз эшен дәвам итә, алар .

«Казан университетының мәгълүмати сәясәт департаменты акциягә бик теләп кушылды. Без мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итәргә тырышабыз, бу мөмкинлек турында якыннарыбызга, туганнарыбызга һәм дусларыбызга сөйлибез. Шәһәребездә яшәүче һәркем үз көченнән килгәнчә өлеш кертергә, гражданлык позициясен күрсәтергә һәм авыр минутларда ватандашларга ярдәм итәргә мөмкин”, – ди департамент директоры Елена Ельшина.

Ул  инициатива һәм Белгород өлкәсе халкына ярдәм итү өчен акция оештырулары өчен университет җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Шулай итеп, ярдәм максатыннан тиз бозылмый торган продуктлар, су, гигиена чаралары, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм башка тормыш кирәк-яраклары тапшырганнар.

Исегезгә төшерәбез, Белгород өлкәсендә яшәүчеләргә беренчел кирәк-яраклар тапшырырга теләгән һәркем аларны 8 сентябрьгә кадәр (шул исәптән ял көннәрендә дә) 9.00-18.00 сәгатькә кадәр гуманитар ярдәм кабул итү пунктына алып килергә мөмкин. Ул КФУның төп бинасында (Кремль ур., 18), гардероб бүлмәсендә оештырылган. Җыелган әйберләр бу өлкәдә яшәүчеләргә 9 сентябрьдә җибәреләчәк.

Тәкъдим ителгән әйберләр исемлеге белән әлеге материалдан танышырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, Казан федераль университеты даими рәвештә ярдәм акцияләрендә катнаша, шулай ук махсус хәрби операция сугышчыларына булыша. Әйтик, бер атна элек университет ярдәме белән Донбасска йөк партиясе җибәрелгән иде. КФУда җыелган акчага электр инструментлары, челтәр-рабица, офис кәгазе, капчыклар, каплау материалы, тиз әзерлек токмачы, су, дымлы салфеткалар, оекбашлар, футболкалар һәм сугышчыларга башка кирәк-ярак һәм азык-төлек сатып алынды.

Казан федераль университеты республика гуманитар акциясе кысаларында Украина хәрби көчләре (ВСУ) утка тотуыннан зыян күргән Курск өлкәсе халкына акча җыеп җибәрде.

Моннан тыш, вуз вәкилләре маскировка челтәрләрен үрүдә актив катнашты, соңрак алар солдатларны һәм хәрби техниканы яшерү өчен Лисичанскига җибәрелде.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова