КФУда «Белем территориясе» фән фестивале узачак

Чара Россия фәне көненә багышлана.

8нче февральдә Казан федераль университетында «Белем территориясе» дип аталган фән фестивале узачак.

Россия фәне көненә багышланган тантаналы чара «УНИКС» концертлар залында, сәгать 11дә узачак.

Фестиваль кысаларында белем бирү-агарту лекцияләре (10.00-15.00) дә планлаштырылган. Алар арасында косметика һәм косметологиядә кулланыла торган «яшел химия»; депрессия; алмаз, бриллиант тарихы; психологның файдасы; Җир климатының үзгәрүе; 20нче гасырдагы һәм хәзерге заман комикслары; заманча медиаларның үсеш трендлары; заманча тормышта нанотехнологияләр; безнең тормышта хокукның роленә багышланганнары бар. Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина да лекция белән чыгыш ясаячак.

Социо-гуманитар, табигать фәннәре, инженер-техник профильләре буенча интерактив чаралар циклы фәнни ярышлар, уен-тренинглар, квизлар, гыйльми остаханәләр, лабораторияләр, практикумнар форматында узачак. Шулай ук «Технологии счастья» документаль фильмын күрсәтәчәкләр.

Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары өчен ясалма интеллект, медицина үсешенең кыскача очеркына багышланган лекцияләр узачак.

Фестиваль Яшьләр сәясәте департаменты, Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге идарәсе тарафыннан институтлар, Юридик факультет, Студентларның фәнни түгәрәкләре ассоциациясе һәм Яшь галимнәр ассоциациясе белән берлектә уздырыла.

Фестиваль чараларында катнашыр өчен теркәлү узарга кирәк. Анда үзеңә охшаган лекцияне яки интерактивны сайларга мөмкин.

Сораулар буенча фестивальнең оештыру комитетына ks.kfu@bk.ru мөрәҗәгать итеп була.

Авторы: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: «Казан юлбарслары» матбугат үзәге