Университетның җитәкче составы белән киңәшмә узды.
Казан федераль университетында традицион иртәнге киңәшмә үтте. Җитәкче составның очрашуы административ эшчәнлек буенча проректор – аппарат җитәкчесе Андрей Хашов рәислегендә узды.
Фәнни эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Таюрский КФУның «Smart Cars & Roads – Россия Федерациясендә “автомобиль – юл” экосистемасының цифрлы трансформациясе» IV Федераль форумына чакырылуы турында хәбәр итте. Ул хезмәттәшләрен әлеге чарада актив катнашырга чакырды.
UNIVER Медиаүзәге директоры Илдар Кәримов «Белем» Россия җәмгыятенең тәкъдиме турында сөйләде. Ул әлеге оешманың мәгърифәтчелек юнәлешендәге материалларын булдыру өчен КФУ базасында махсуслашкан студия булдыру тәкъдиме белән чыкканлыгын хәбәр итте.
«Белем» Россия җәмгыятенең өстенлекле юнәлеше – мәгърифәтчелек характерындагы аудио- һәм видеоматериалларны җитештерү. Мондый контентны булдыруга ихтыяҗ зур. Моңа онлайн-форматта аң-белем тарату иң кулай һәм кызыклы саналуы сәбәпче, чөнки хәзер бу озак вакытка сузылган трендка әйләнде», – дип билгели оешма үз хатында, студияне җиһазландыру чыгымнарын да үз өстенә алачагын хәбәр итеп.
Киңәшмә катнашучылары бу мәсьәлә буенча аерым очрашуда фикерләшергә карар кылды.
Искәртеп узыйк, КФУда тәүлек буе эшли торган UNIVER TV эшләп килә. Ул үзе җитештергән программаларны да, партнерлар программаларын да, шулай ук сыйфатлы фәнни-популяр фильмнарны да трансляцияли.
Телеканал Россия һәм башка илләрдә яшәүчеләргә Россиянең эре ОТТ-провайдерлары аша трансляцияләнә. Татарстанда UNIVER TVны бөтен кабельле челтәрләр аша диярлек карап була, ул шулай ук Казанның эфирлы телетапшырулар пакетына да кертелгән.
Телеканалның потенциаль аудиториясе 3 миллионнан артып китә.
Телеканалның җитештерү һәм тапшырулар базасы – Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең укыту процессының аерылгысыз өлеше. Булачак тележурналистлар уку процессы вакытында практика уза, төрле иҗади проектларны гамәлгә ашырып, тиешле һөнәри күнекмәләр ала.
Авторы: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Максим Зарецкий