Алар Универсиада авылы һәм Студентлар шәһәрчеге тулай торагына урнаша.
Казан федераль университетында студентларны тулай торакларга урнаштыра башладылар. Бүген тулай торакларга Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Фундаменталь медицина һәм биология институты, шулай ук Психология һәм мәгариф институты беренче курс студентлары керде.
Урнашуга кадәр КФУның Эчке режимны, гражданнар оборонасын һәм хезмәтне саклауны тәэмин итү департаменты уздырган эчке тәртип һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.
Казан федераль университетында тулай торакларда койка урыннары бирү КФУ тулай торакларында чит шәһәрнекеләргә торак урын бирү регламентына ярашлы рәвештә гамәлгә ашырыла. Бүлмәләргә урнаштыру 24-29 һәм 31 августта узачак.
Урнашуның төгәл кагыйдәләре: график, студентлар исемлеге һәм кирәкле документлар белән КФУ сайтында танышырга була.
Чистай районыннан Айзилә Сабирҗанова Фундаменталь медицина һәм биология институтына укырга кергән.
“Мин 1 тулай торакка күченәм. Барысы да бик яхшы оештырылган, миңа бик ошады. Миндә шулкадәр уңай тәэсирләр”, – диде яңа гына укырга кергән студент кыз.
Психология һәм мәгариф институтына укырга кергән Софья Павлова Ильиногорск (Түбән Новгород өлкәсе) эшчеләр бистәсеннән килгән һәм Универсиада авылында яшәячәк.
“Мин канәгать, чөнки нәкъ менә шунда яшәргә теләдем. Институтта укыган кызлар белән таныштым инде “, – дип сөйләде ул.
Канаш шәһәреннән Гүзәл Шәйдуллина (Чуваш Республикасы) шулай ук ДУда яшәячәк, Психология һәм мәгариф институтында укыячак. Ул укудан һәм Универсиада авылында яшәүдән бары тик яхшы тәэсирләр генә көтүен белдерде.
Халыкара мөнәсәбәтләр институтының беренче курс студенты Наилә Якупова Мәләвез шәһәреннән (Башкортостан Республикасы) килгән. Ул хыялланганча Универсиада авылында яшиячәк.
“Бу бик яхшы тулай торак, искиткеч территория һәм бүлмәләре. Мин шат “, – диде ул.
Студентканың әтисе, табиб Илһам Якупов сөйләгәнчә, аның дүрт баласы бар, төпчеге әле мәктәп укучы. Казан федераль университетын гаилә өстенлекле вуз сыйфатында һәм дүртенче баланы укыту өчен карый.
“Шартлардан канәгать, безне монда яхшы каршы алдылар, барысын да аңлаттылар. Оештыручыларга һәм университет җитәкчелегенә зур рәхмәт”, – диде ул.
Бүлмәләргә урнаштыру мәсьәләләре буенча Яшьләр сәясәте департаментының тулай торакларга урнаштыру һәм укудан тыш эшне оештыру бүлегенә (8(843)590-82-81, otdelzaselenia@gmail.com) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.