КФУда «922 по Булгару» фильмы төшерелде

Ул Идел Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.

Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «922 по Булгару» фильмы төшерелде.

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Мөселманнарның Диния нәзарәте заказы буенча төшерелә торган кыска метражлы документаль фильм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Ул бу вакыйганың Россия өчен әһәмияте турында сөйли.

“Фильм исемендәге 922 саны  Идел Болгарында рәсми дин сыйфатында ислам кабул итү елын аңлата. Без фильмда тарихи һәм теологик темаларны ачарга гына түгел, исламны социаль күренеш буларак күрсәтергә дә телибез. Фильм интервьюга корылачак. Үзенең исламга юлы һәм бу динне аңлавы турында  25-30 кеше сөйләячәк. Безнең спикерлар арасында югары уку йортлары укытучылары, дин белгечләре, ислам бизнесы, хәйрия фонды вәкилләре бар. Аларның күбесе исламның татар тәңгәллеген саклап калу факторына әверелүе турында сөйли, – диде ВГТРКның үз хәбәрчесе, фильм режиссеры Станислав Назаров.

Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге юкка гына төшерү локацияләренең берсенә әверелмәгән. Биредә бөтен ислам дөньясы мөселманнары тарафыннан кабул ителгән 1803 елда басылган беренче басма Коръән саклана.

Фильмга экспертлар буларак КФУның Идел Болгарының тарихы белән шөгыльләнүче халыкара мөнәсәбәтләр институты галимнәре: институт директоры Рамил Хәйретдинов, Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас  югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының бөтендөнья мәдәни мирас кафедрасы мөдире Рафаэль Вәлиев җәлеп ителгән.

“Фильмда сүз дин язмышы турында гына түгел, Евразия киңлегендә ислам йогынтысында булган масштаблы үзгәрешләр турында да бара. Ислам факторы рухи тормышта гына түгел, иҗтимагый-сәяси тормышта да мөһим роль уйнады. Хәзер Россиянең ислам һәм гарәп дөньясында таянычы җитәрлек “, – диде Рамил Хәйретдинов.

Ул билгеләп үткәнчә, ислам рәсми рәвештә Идел Болгарстаны тарафыннан 1100 ел элек кабул ителгән, әмма чынлыкта ул бу территориядә элек тә булган.

«Без Багдад хәлифәсеннән делегациянең килүенә кадәр Болгарда, башка шәһәрләрдә һәм авыллларда мәчетләр булуы белән горурланабыз. Асылда, ислам шактый озак вакыт дәүләт дине сыйфатында рәсми кабул ителгәнчегә кадәр дә яшәгән. Ул безнең бабаларыбыз тормышының бер өлеше иде. 922 елда без рәсми рәвештә ислам дөньясына интеграцияләндек һәм ислам таралышының иң мөһим төньяк ареалы булдык”.

Фильмны республика телеканалларында май ахырында күрсәтү планлаштырыла.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Эльмира Амерханова