КФУда 12нче тапкыр Шәүкәт Хәбибуллин исемендәге стипендияне тапшырдылар

Аңа Физика институтында укучы Алинә Ихсанова лаек булды.

Казан федераль университеты Физика институтының 6нчы курсында белем алучы Алинә Ихсанова Шәүкәт Хәбибуллин исемендәге стипендиягә лаек булды.

Ул 2015нче елда гамәлгә куелган һәм КФУның Гыйльми советы карары белән елга ике тапкыр яхшы укучы, астрономия һәм космик геодезия өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрә, фәнни конференцияләрдә актив катнаша яки физика, математика буенча олимпиада җиңүчесе булган студент һәм магистрантларга тапшырыла.

Алинә безнең галактикадан еракта урнашкан космик объектларны тикшерә. Аның фәнни җитәкчесе – Россия Фәннәр академиясе Махсус астрофизика обсерваториясе галактикадан тыш объектларның спектроскопия һәм фотометрия лабораториясенең әйдәп баручы фәнни белгече, физика-математика фәннәре докторы Алексей Моисеев.

​​​​​​​«Башка галактикалардагы газ һәм йолдызлар характеристикасын өйрәнеп, без үткәндә нинди процесслар булганын билгели алабыз. Мисал өчен, безне галактикабызның үзәге актив булганмы, галактика үзенә кечкенә иярченнәрне яки башка галактикаларны йотып алганмы икәнлеге кызыксындыра. Мондый процессларны төгәл галактиканың эволюциясен аңлау һәм, гомумән алганда, галактикалар эволюциясенең гомуми теориясен төзү өчен дә кирәк», – дип сөйләде студент кыз.

Студент кыз әлеге стипендия конкурсына берничә тапкыр гариза тапшырган булган, һәм, ниһаять җиңеп чыккан.

2021нче елның декабрендә MNRAS дөньяның әйдәп бара торган фәнни журналында А.Ихсанова автордашлыгында язылган мәкалә басылып чыккан. Анда бер-берсенә кушылу процессында торган ике галактика ачыклануы турында нәтиҗәләр китерелә.

Белешмә.

ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Шәүкәт Хәбибуллин (1915-1996) Казан университетын тәмамлаган, танылган галим, аның төп хезмәтләре Айның әйләнү теориясе, селенодозия һәм йолдызлы астрономиягә карый. Ул астрономия кафедрасын җитәкләгән, физика факультеты деканы булган, Казан университетының фән буенча проректоры булып эшләгән.