Университеттан катнашучыларның гомуми саны 536 кешегә җитте.
25 ноябрьдә «УНИКС» та югары уку йортлары арасында «Беренче курс студентлары көне» XXX Казан студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Казан федераль университеты студентлар иҗаты фестивалендә җиңүче булды.
Чара башында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова КФУның Студентлар клубына рәхмәт хаты тапшырды, шулай ук яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректор Ариф Межведиловны һәм КФУның Яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградованы башкаланың сәләтле яшьләренә ярдәм итү буенча уртак уңышлы хезмәтләре өчен Казан мэрының рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Фестиваль яңа студентлар өчен һәрвакыт якты бәйрәмгә әверелә. Аның ярдәмендә беренче курс укучылары студент тормышына чума һәм институтларның һәм университетның намусын яклый.
КФУда “Беренче курс студентлары көне” университет эчендә сайлап алу этапларыннан башланды. Шулай итеп, 3 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр үзләренең конкурс программаларын институтлар һәм Юридик факультет тәкъдим итте, 9 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр жюри алардан вузлар арасында катнашу өчен иң яхшы номерларны сайлап алды.
“Беренче курс студентлары көне” Казан вузара студентлар иҗаты фестивалендә КФУдан 43 коллектив һәм индивидуаль башкаручылар, шулай ук «Медиа» юнәлешендә 56 кеше катнашты. КФУдан катнашучыларның гомуми саны 536 кеше тәшкил итте. Студентлар бию, театр һәм музыка юнәлешләрендә, оригиналь жанрда, чит ил студентлары өчен махсус номинациядә һәм «Медиа» юнәлешендә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Тамашачылар өчен вокаль номерлар, хореография һәм театр куелышлары, видеономерлар һәм видеоинтервью күрсәтелде. Сәхнәдә Казан федераль университетының дүрт коллективы: «Зарница» халык җыры ансамбле, “Бәйрәм” фольклор вокаль-инструменталь ансамбле, “Яшьлек” һәм THE STATION OF SVET бию коллективлары чыгыш ясады.
Йомгак ясаганны барысы да түземсезлек белән көтте, нәтиҗәдә КФУ вәкилләре 40 бүләк алды:
Бию юнәлеше:
Гран-при – THE STATION OF SVET бию коллективы;
1 урын – “Кофеин” бию коллективы;
1 урын – “Яшьлек” хореография коллективы;
1 урын – SharQ халык хореографиясе коллективы;
1 урын – Marshmallow бию коллективы;
1 урын – “Шоколад” бию коллективы;
1 урын – UVillDance бию коллективы;
2 урын – Александр Казаков һәм Ева Постаногова;
2 урын – Speak Out бию коллективы;
Ике 3 урын – U-Rite бию коллективы.
Музыкаль юнәлеш:
1 урын – «Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамбле;
1 урын – «Зарница» халык җыры ансамбле;
1 урын – Ангелина Агекян;
1 урын – “Не хор” хоры;
1 урын – Яна Никонова;
1 һәм 2 урын – Melody Хәрби ансамбле;
2 урын – Лилия Халитова;
3 урын – MONSHINE вокаль-инструменталь ансамбле;
3 урын – «Подслушано КФУ» вокаль-инструменталь ансамбле;
3 урын – КФУ Оркестры.
Театр юнәлеше:
1 урын – «Точка зрения» театр коллективы;
1 урын – Анастасия Дворнова;
2 урын – Александр Чубарова.
Үзенчәлекле жанр:
Гран-при – t w i n s иҗат коллективы;
1 урын – “Алиса в стране чудес” Театр студиясе;
1 урын – Гаяз Йосыпов;
2 урын – University fashion week иҗат коллективы;
Медиа:
1 урын – Миргаян Шәрипов;
2 урын – Дмитрий Шаталкин;
2 урын – Мария Дикова;
2 урын – Юлия Воронина;
2 урын – Әминә Зыятдинова;
2 урын – Аделина Аргичева;
3 урын – Камилла Харисова;
3 урын – Прутов Алексей Дмитриевич
3 урын – Диана Данилова, Таисия Мишина.
Шулай ук «Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамбле «Милли мәдәният һәм традицияләр елы» номинациясендә махсус приз алды, ә «Без обид» театр коллективы «Чит ил студенты» номинациясендә махсус призга ия булды.
Кичә азагында фестивальнең иң дулкынландыргыч вакыйгасы – шәһәр югары уку йортларының кече һәм зур төркемендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Аны үткәрү өчен сәхнәгә Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина чакырылган иде.
Казан федераль университеты үзенең алдынгы позицияләрен кабат исбатлады һәм фестивальнең югары бүләгенә ия булды, Казан югары уку йортларының зур төркемендә алтын лауреат булды! Әлеге җиңү КФУның Яшьләр сәясәте департаменты, Студентлар клубы һәм барлык иҗади студентларның бердәм эшен күрсәтә.
Автор: КФУның Яшьләр сәясәте департаменты