Татарстан халкы Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек язачак.
8 ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ИФМК) һәм Казан федераль университетының Алабуга институты «Татарча диктант» дигән Бөтендөнья татар телендә грамоталылыкны тикшерү акциясендә катнашучыларны кабул итә. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Быел акция 9 нчы тапкыр узачак, дип хәбәр итте КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты магистранты Райнур Хәсәнов.
Беренче «Татарча диктант» 2016 елда узган. Ул вакытта ИФМК бердәнбер мәйданчык иде. Быел институт Казанда төп мәйданчыкларның беосе һәм үзенә 300ләп катнашучыны җыя.
“Проект масштаблана, бүген бөтен дөнья буйлап диктант язу өчен якынча 5 мең мәйданчык бар. Акция Казан һәм Татарстан белән генә чикләнми, ул Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә уза, – диде Р.Хәсәнов. – Казан федераль университеты, ә нәкъ менә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты – безнең төп партнерыбыз. Ел саен институт белгечләре белән бергә диктант өчен текстлар сайлыйбыз. 9 нчы ел университет ярдәм күрсәтә, шуңа күрә аның мәйданчыгында акция үткәрү традициягә әйләнде”.
Чара татар телен яратучыларны берләштерүгә, аның әдәби вариантын белүгә һәм грамоталы язу белән кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән. Диктантта катнашучылар өчен өч дәрәҗәдәге текст әзерләнгән: катлаулы (Татарстан һәм Башкортстан өчен), уртача (Россия Федерациясе төбәкләре өчен) һәм җиңел (чит илләр өчен). КФУда Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек язачаклар. Калган төбәкләрдә яшәүчеләр Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» повестеннан өзек язып, үзләренең грамоталылыкларын тикшерәчәк.
Быелгы яңалык – чит илдә яшәүче ватандашлар беренче тапкыр диктантны латин имласында яза алачак. Моның өчен Tatar Grammar бергәлеге Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повестеннан өзекне латин графикасына җайлаштырган.
Шәриф Камал (1884-1942) – язучы, драматург, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Быел аның тууына 140 ел тулды. Истәлекле дата уңаеннан ИФМКда ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры әзерләгән күргәзмә оештырылачак.
Акция 8-10 ноябрьдә узачак. Бу көннәрдә “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 10.00 сәгатьтә артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка танылган шәхесләр катнашында диктант уку эфиры узачак. Диктантны өйдә язарга, эшне сканлап info@ftatar.org электрон адресына җибәрергә мөмкин. Шулай ук клавиатура ярдәмендә дә язарга була. Моның өчен акция сайтында теркәлергә кирәк.
КФУда «Татарча диктант» акциясе ике мәйданчыкта уза: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында (Казан шәһ., Татарстан ур., 2), башлана – 10.00 сәгатьтә; КФУның Алабуга институтында, 48, 52 номерлы аудиторияләрдә (Алабуга ш., Казан ур., 89), башлана – 11.00 сәгатьтә. Диктант 45 минут дәвам итәчәк. Кәгазь һәм язу әйберләрен урында бирәчәкләр.
Эшләр бер ай дәвамында тикшереләчәк. Катнашучылар үзләренә дигән грамоталарны үз шәхси кабинетларынннан йөкләп ала алачак.
“Диктантны тикшерү критерийлары быел максималь йомшак. Белем бирү акциясе булуга карамастан, аның төп максаты – нәкъ менә кешеләрне берләштерү, туган телгә кызыксыну уяту. Бу проект бигрәк тә төбәкләрдә яшәүчеләр өчен актуаль. Татарларның 60-70 проценты Татарстаннан читтә яши. Акция ярдәмендә кешеләр җыела, башта диктант язалар, ә аннары бергә чәй эчәләр, аралашалар, уртак проектлар төзиләр. Бу бик берләштерә», – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
«Татарча диктант» бөтендөнья акциясен оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе.
Элегрәк КФУда Рус географик җәмгыятенең «Географический диктант» X Халыкара агарту акциясе булачагы билгеле булды.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Арина Зуева