КФУ волонтерлары KazanForum 2023тә катнашачак

Алар чаралар оештыруда ярдәм итәчәк, катнашучыларны, делегацияләрне озатып йөриячәк һәм сервис юнәлешләре волонтерлары булып эшләячәк.

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты (ИМО) һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ИФМК) студентлары Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисадый форумы волонтерлары булып эшләячәк.

“КФУдан форумда катнашу өчен 260 кеше әңгәмә узды, шуларның 220 – ИМО студентлары һәм 40 – ИФМК студентлары. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак, – дип сөйли ИМОның халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Альбина Имаметдинова. – Безнең яшьләр делегацияләрне һәм аерым катнашучыларны озатып йөриячәк, форум чараларын оештыруда ярдәм итәчәк, шулай ук сервис юнәлешләре волонтерлары булып эшләячәк”.

Директор урынбасары әйтүенчә, форумда барлыгы 1 меңнән артык волонтер җәлеп ителәчәк.  «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы аларны әзерләүне башлады инде. Моннан тыш, КФУ студентларын әзерләү белән ИМО да шөгыльләнә.

“Үз ягыбыздан без КФУ студент-волонтерларын мөселман илләрендә дипломатик этикет нормалары белән таныштырырга булдык, чөнки аларның барысы да әлеге теманы укыту программасы кысаларында өйрәнмәгән. Бу бик мөһим, чөнки нормалар мөселман халыкларының тормыш рәвеше, аларның дине, гореф-гадәтләре, идеологиясе белән турыдан-туры бәйләнгән. Бу белемнәр Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең делегацияләре һәм аерым вәкилләре белән аралашканда, эшлекле сөйләшүләр, очрашулар оештыруда катнашканда кирәк булачак”, – дип хәбәр итте А.Имаметдинова.

КФУда волонтерлар белән онлайн-очрашу узды, аның барышында аларга үзләрен төрле илләрдән форумда катнашучылар белән ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.

“Без алда торган халыкара чарада катнашучылар белән ничек аралашырга кирәклеге, шулай ук безнең ничек киенергә тиешлегебез турында фикер алыштык. Шулай ук безне ислам илләренең гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштырдылар, – дип уртаклашты ИМОның 1 курс студенты Милена Арутюнян.

Милена үзе әйткәнчә, ул «Төрки халыклар сәясәте һәм икътисады» әзерлек юнәлешендә белем ала, шуңа күрә бу чарада катнашу бик мөһим.

“Форумның ничек узуын күрәсем килгәнгә мин волонтер булдым. Мин “Шәрыкъне һәм африканы өйрәнү” юнәлешендә укыйм, ислам дөньясы – минем өчен бик мөһим тема. Форумда мин ГМЧ белән эшләячәкмен. Инглиз телендә тәҗрибә туплый алырмын, шулай ук эшлекле этикет кагыйдәләре турында КФУда алган белемнәрне куллана алырмын дип өметләнәм”, – дип уртаклашты ИМОның 3 курс студенты Ева Батюкова.

КФУ катнашында узачак форумның максаты Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту. Форумның ике сессиясен оештыруда Казан университеты да катнашачак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм МДУ белән берлектә безнең вуз “Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән фән һәм югары белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек” панель сессиясе үткәрәчәк. Моннан тыш, КФУ «Мөселман дөньясы илләре халыкара икътисадый мөнәсәбәтләрнең яңа матрицасында Россия» сессиясен оештыручы булачак.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Инна Басырова