Аның төп темасы яңа геоикътисадый шартларда Россия һәм Африка илләренең уртак бизнес-проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышу булды.
Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының шәрыкны, Исламны өйрәнү һәм африканистика кафедрасы доценты Рамил Юзмөхәммәтов, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы доценты Евгения Храмова М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының глобаль процесслар факультетында узган Россия-Африка клубының беренче утырышында докладлар белән чыгыш ясады.
Фикер алышуның төп темасы яңа геоикътисадый шартларда Россия һәм Африка илләренең уртак бизнес-проектларын гамәлгә ашыру булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, клуб быелның 23 июнендә МДУ глобаль процесслар факультеты, Мәскәү Хөкүмәте каршындагы Милләтләр эшләре советының этномәдәни үсеше комиссиясе, иҗтимагый дипломатия фонды инициативасы белән, Россия – Африка партнерлык Форумы Секретариаты ярдәмендә оештырылды.
Беренче утырышта 27 илдән 49 кеше катнашты. Бу Алжирдан, Бенин, Буркин-Фасо, Бөекбритания, Гамбия, Гана, Мисыр, Зимбабве, Камерун, Кения, Кот-д’Ивуар, Мадагаскар, Мали, Марокко, Нигерия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Палестина, Руанда, Россия Федерациясе, Сенегал, Судан, Танзания, Уганда, Үзәк Африка Республикасыннан, Эритреядән, Эфиопиядән һәм Көньяк Африка Республикасыннан галимнәр һәм эшмәкәрләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре.
Очрашуда РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе, Россия-Африка партнерлыгы Форумы Секретариаты җитәкчесе Олег Озеров җыелганнарга Президентның”Россия – Африка икенче саммитын һәм Россия – Африка форматында башка чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты турында” яңа указы турында таныштырды, шулай ук форумның 2023 елда булачагы турында әйтте. Озеров әйтүенчә, бу “форумны үткәрүгә әзерлек буенча практик эш бүгеннән башлана, һәм түгәрәк өстәлнең бүгенге утырышы бу юнәлештә шактый зур адым булачак” дигәнне аңлата.
Спикерлар арасында шулай ук социаль-икътисадый үсеш буенча Гарәп-Африка Советы рәисе, Үзәк Африка Республикасыннан доктор Мөхәммәд Зәид, РФдә һәм БДБ илләрендә Бенин Республикасы илчесе, 2012-2016 елларда МДУ доценты Габриэль Анисет Кочофа, Мәскәү сәүдә-сәнәгать палатасының Африка илләре белән хезмәттәшлек буенча комиссиясе рәисе, “Россия – Нигерия” Эшлекле советы рәисе урынбасары Константин Анастасиади, Африка диаспоралары берлеге президенты, Россиядә эфиопия җәмгыяте ассоциациясе президенты Зенебе Кинфу һәм башкалар бар иде.
Утырышта чыгыш ясап, КФУ вәкилләре Рамил Юзмөхәммәтов һәм Евгения Храмова анда катнашучыларга Африка үз эченә милләтләрнең, телләрнең һәм мәдәниятләрнең киң спектрын ала, дип искәртте. Докладчылар фикеренчә, бизнес-бергәлек өчен Африка буенча белем бирү-мәдәни агарту булдырырга кирәк, ул тәрҗемәчеләр, җирле мәдәниятләр, төбәкләр традицияләре өлкәсендә экспертлар әзерләүне күздә тота. КФУ галимнәре фикеренчә, африка телләрен белүче белгечләрне әзерләү буенча Африка юнәлешен башкала университетларында гына түгел, Россиянең төбәк университетларында да торгызырга кирәк. Хәзерге вакытта Татарстан бу өлкәдә уникаль тәҗрибәгә ия һәм Россия-Африка мөнәсәбәтләрен үстерүгә үз өлешен кертә.
Исегезгә төшерәбез, 13-14 октябрьдә Казан федераль университетында катнаш форматта «Россия – Африка: сәясәт, икътисад, тарих һәм мәдәният» III Халыкара фәнни форумы узачак. Форумда катнашуга гаризалар 31 августка кадәр кабул ителә.
Автор: КФУ медиакоммуникацияләр үзәге, фото: ncpe.ru