Республика конкурсы Татарстан Президенты кушуы буенча уздырыла.
Казан Кремлендә «Ел инженеры» икенче республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында үтте.
«Безнең республикада сәләтле, инициативалы һәм креатив рәвештә фикер йөртә торган кешеләр аз түгел. Алар өчен инженер профессиясе киләчәк тормыш юлын билгели. Эшче һәм инженер кадрлар әзерләү мәсьәләсе һәрвакыт актуаль иде, чөнки Татарстан – нефтехимия, машина төзелеше, авиатранспорт һәм суднолар төзелеше, башка мөһим юнәлешләре булган күпвекторлы икътисадлы республика», – ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Быел 12 номинация (машина төзелеше, радиоэлектроника, химия һәм нефтехимия, нефть сәнәгате, газ сәнәгате, энергетика, җиңел сәнәгать, медицина сәнәгате, төзелеш, транспорт, авыл хуҗалыгы) буенча өчәр категориядә 36 лауреат билгеләнгән. Казан федераль университетының өч вәкиле – җиңүчеләр рәтендә.
Шулай итеп, «Яшьлек, уңыш, перспектива» категориясендә «Биомедицина инженериясе һәм инновацияләр белән идарә итү» кафедрасы лабораториясе мөдире Ленар Кашапов, «Авыл хуҗалыгы» номинациясенең «Булачак инженерлар» категориясендә «Биомедицина инженериясе һәм инновацияләр белән идарә итү» кафедрасы лабораториясе Роза Хуҗина, «Медицина сәнәгате» номинациясенең «Булачак инженерлар» категориясендә «Биомедицина инженериясе һәм инновацияләр белән идарә итү» кафедрасының 2нче курс магистранты Илфат Тимербаев бүләкләнде.
«Конкурс кысаларында без, яшь инженерлар, өлкән хезмәттәшләрнең тәҗрибәсен өйрәнәбез. Миңа конкурсның беренче көнендәге мастер-класслары ошады. Икенче көнне фәнни-тикшеренү эшен яклау, тәҗрибә белән уртаклашу булды, ә ул яңа контактлар, профессионаллар энергетикасы дигән сүз. Җиңү – ул зур җаваплылык!», – диде Р.Хуҗина.
Сүз уңаеннан, ул КФУ ректоры Илшат Гафуровка һәм Инженер инстититуты директоры Наил Кашаповка мөмкинлек биргәннәренә рәхмәтле.
И.Тимербаев сүзләренчә, конкурста катнашырга биомедицина инженерияcе һәм инновацияләр идарәсе кафедрасы мөдире Рамил Кашапов этәргән.
«Мин бу конкурс турында хәтта белмәдем дә. Катнашу өчен гариза тапшырдым, беренче сайлап алу турын узып булачагын күз алдыма да китермәдем. Финалда катнашу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Мин үз юнәлешемә максатчан рәвештә кердем, ә алган белемем алга таба уку (эш) өчен мотивация булып торачак. Әле тормышка ашырылмаган проектлар да күп… », – дип сөйләде магистрант.
Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде, шулай ук Россия белем бирү үзәкләрендә уку өчен юллама алды.
Авторы: Руфинә Гыймалетдинова, ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча, фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте