Трансуретраль уретеролитотрипсия уңышлы узды.
Казан федераль университетының Университет клиникасында Донецк Халык Республикасында яшәүчегә уңышлы операция ясадылар.
Татьяна Евтухованың бөер ташы авыруы түбән температурада подвалда озак тору (берничә атна) сәбәпле кискәнләшеп китә.
“Ул бөерендәге чәнчү билгеләре белән уртача авырлыктагы (бөер ташы авыруының кискенләшүе) хәлдә килде. Трансуретраль уретеролитотрипсия булды. Операция эндоскопик рәвештә үткәрелде. Табибларның фаразлары уңай”, – диде Казан университетының Университет клиникасы табиб-урологы Евгений Козихин.
Донецк Халык Республикасындагы туган авылы Степноеда профессиональ медицина ярдәме булмый, шуңа бәйле рәвештә хатын-кызга авыруны дарулар белән басарга туры килгән. Казанга ул эвакуацияләнүчеләр төркеме составында килгән, инде монда хатын-кызга ашыгыч ярдәм чакырганнар.
“Минем сул ягым авырта иде, таш үсә иде, авыртуны баса алмадым, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. КФУ униклиникасында миңа рентген, узи, ә аннары операция ясадылар. Зур рәхмәт. Үземне яхшы хис итәм, – дип сөйләде пациентка. – Мин табибларга, шәфкать туташларына, гомумән Казанга рәхмәтле. Безне биредә бик якын кабул иттеләр, кешеләрегез бик яхшы”.
Исегезгә төшерәбез, Казан федераль университетында Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күченеп килергә мәҗбүр булганнарга гуманитар ярдәм кабул итү пункты эшли. Ул журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбенең җәмәгатьчелек һәм гамәли политология кафедрасы базасында урнашкан (ЦИТ, Нужин профессоры ур., 1/37, 108 номерлы аудитория). Битараф булмаган КФУ студентлары һәм укытучылары, Н.И.Лобачевский исемендәге Лицей укучылары тарафыннан 250 килограммнан артык беренче кирәк-ярак җыелган. Кирәкле әйберләр исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Ольга Пелепец