КФУ университет клиникасына COVIDка каршы вакцинаның яңа партиясе китерелде

Сәламәтлек саклау учреждениесендә иммунизацияне ничек һәм кайда узарга икәнлекне искә төшерделәр.

 

КФУ клиникасына коронавирус инфекциясеннән яңа вакцина партиясе килде. Прививка кампаниясе барышы турында Казан федераль университетының Университет клиникасы табиб-эпидемиологы Диана Суфиярова сөйләде.

Хәзерге вакытта беренче һәм икенче компонентлар белән вакцинация бара. Казан университетының университет клиникасына коронавирус  инфекциясеннән тагын 250 доза «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак») вакцинасы килгән.

Иммунизация башланганнан бирле барлыгы 2995 доза вакцина килгән. Беренче компонент белән 2732, икенче компонент белән 2188 кеше прививка ясаткан. Антитәнчекләрнең дәрәҗәсен вакцинациянең тулы курсыннан соң бәяләргә кирәк, – диде эпидемиология бүлеге табибы Диана Суфиярова. – Коронавирустан прививка ясату өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылырга яисә 233-30-00 телефон номеры буенча униклиниканың call-үзәгенә шалтыратырга кирәк. Поликлиникага (Вишневский ур., 2а) килгәч, анкета тутырырга, аннан соң пациентның хәлен бәяләү өчен табиб-терапевтның каравы кирәк. Шуннан соң гына вакцинация узарга теләүче прививка кабинетына җибәрелә (№116). Үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы булырга тиеш”.

Шуны истә тотарга кирәк: препарат кертелгәннән соң беренчел реакцияне белү  өчен ярты сәгать медицина күзәтүе астында калырга тәкъдим ителә. Башка вакциналар ясаткандагы кебек үк ОРВИ, хроник авыруларның кискенләшү куркынычы, вакцина компонентларына аллергия реакцияләре булган кешегә прививка ясатырга ярамый.

Вакцинация ике этапта уза: вакцинаның беренче компонентын керткәннән соң 21 көн үткәч, икенчесе кадала. Вакцинаның беренче компонентын керткәннән соң, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында үз-үзеңне күзәтү көндәлеген алып барырга кирәк. Алга таба, икенче компонент кертелгәч һәм көндәлек алып баруны дәвам иткән очракта прививка сертификаты формалаша.

Кешене авырудан саклау өчен антитәнчекләрнең җитәрлек микъдары 42 көннән барлыкка килә дип санала.

“Вакцинадан соң тән температурасы (субфибриль температура) күтәрелү, арыганлык, ис югалу – прививкага нормаль реакцияләр”, – дип хәбәр итте эпидемиолог COVID прививкасыннан соң өстәмә эффектлар турында.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова