Спортчылар планлы медицина тикшеренүе үттеләр.
Казан федераль университетының Университет клиникасында «Рубин» футбол клубы уенчылары тренировка җыеннары алдыннан планлы медицина тикшерүе узды.
Униклиникада команда 2020 елдан бирле тикшеренә.
“Спортчылар тирәнтен диспансеризация уза, ул үз эченә табиб-белгечләр каравын, лаборатор һәм инструменталь диагностиканы, шулай ук йөкләнешле тестны ала. Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча спортчыларның сәламәтлек торышы турында бәяләмә бирелә. Аннары мәгълүмат команда табибларына тапшырыла”, – дип сөйләде журналистларга КФУ Университет клиникасының спорт медицинасы буенча табибы Анастасия Марочкина.
Бүген футболчылар офтальмологта, стоматологта, дерматовенерологта, отоларингологта һәм терапевтта булдылар, шулай ук ЭКГ һәм УЗИ процедурасын уздылар, лаборатор анализлар тапшырдылар.
“Команда уенчыларын карау гади гражданнарны кабул итүдән бераз аерыла. Спорт медицинасы кысаларында тикшеренүләр җыелмасы һәм билгеле бер үзенчәлек белән нәтиҗә ясау бераз башкачарак”, – диде А.Марочкина.
Казан ФК яклаучысы Дмитрий Кабутов массакүләм мәгълүмат вәкилләре белән әңгәмәдә Университет клиникасы медицина кабинетларының уңайлылыгын ассызыклады. Аның фикеренчә, барлык кирәкле тикшеренүләрне бер урында узарга мөмкин булуы бик уңайлы.
“Персонал бик ягымлы. Йөкләнеш тесты вакытында һәрвакыт безнең үзебезне ничек хис итүебез белән кызыксыналар. Бездә хәтта яхшы традиция бар – ел саен табиблар белән фотога төшәбез. Моннан бары тик уңай хисләр белән генә китәбез”, – дип фикерләре белән уртаклашты “Рубин ” ярымсакчысы Руслан Безруков.
Футбол клубының күнегүләр җыеннары берсекөнгә үк старт ала, ә яңа уен сезоны 18 июльдә башлана.
Сүз уңаеннан, КФУ униклиникасы базасында Казанның «Ирбис», «Барс», «Ак Барс»хоккей командалары да медицина тикшерүе уза.
Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова