Төбәктә эпидемиологик вәзгыять катлаулана.
Татарстанда гражданнарның аерым категориясенә COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация режимы кертелде. Әлеге карар республикадагы эпидемиологик вәзгыять уңай булмау сәбәпле кабул ителгән. Бу документ Татарстан буенча баш санитар табиб Мария Патяшина тарафыннан имзаланган.
Мәҗбүри вакцинацияне 60 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге кешеләр, медицина, шифаханә-сәламәтләндерү, белем бирү, социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләре, транспорт инфраструктурасы, энергетика, төзелеш һәм проектлаштыру, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате оешмалары, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре һәм урта һәм югары һөнәри белем алу оешмаларында белем алучы, 18 яшьтән өлкәнрәк булып, уку йортыннан читтәге практикага җибәрелә торган укучылар узарга тиеш.
12нче октябрь мәгълүматларына караганда, Казан университетының 10 мең хезмәткәренең 72 проценты прививка кадаткан. Шулай ук вуз студентлары да актив рәвештә прививка ясата.
Коронавирустан прививканы КФУ хезмәткәрләре һәм студентлар Университет клиникасында (Вишневский ур., 2а) ясатырга мөмкин. Эш көннәрендә иммунизацияне 9.00-18.00 аралыгында, ял көннәрендә 9.00-14.30 аралыгында узып була. Язылу өчен телефон: 233-30-00.
КФУ коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен барысын да эшли. Униклиникада прививка ясату кабинетларының эш сәгатьләрен озайту планлаштырыла.
Иммунизация «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак»), «ЭпиВакКорона» һәм «Спутник Лайт» (авырганнар һәм моңа кадәр вакцинация узганнар өчен) вакциналары белән ясала.
Вакцинация узу өчен паспорт, СНИЛС һәм медицина полисы кирәк.
Чит ил гражданнарына ирекле рәвештә медицина иминиятләштерү полисы булуы да киңәш ителә. Тулырак мәгълүмат алу өчен алар институтлар/факультет җитәкчеләренең халыкара эшчәнлек буенча урынбасарларына, Тышкы элемтәләр департаментына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Чит ил студентларына бер компонентлы «Спутник Лайт» прививкасын ясыйлар.
Вакцинациядән соң тән температурасы күтәрелү, арыганлык, ис-тәм тою сәләтен югалту – прививкага булган нормаль реакция. Антитәнчекләр прививка ясаганнан соң 14 көн узгач, ясала башлый, 28-30нчы көннәргә пик дәрәҗәсенә җитә.
Авторы: Руфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов