Бүлек мөдире – Казан федераль университетының Университет клиникасы 1нче терапия бүлеге терапевты Илсөяр Шәфыйгуллинага халык сәламәтлеген саклау эше һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстанның атказанган табибы» исеме бирелде.
Ул бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.
«Эшем миңа бик ошый. Минемчә, әлеге бүләк эшчәнлегемә бәя һәм үз эшемне яхшы башкаруның билгесе», – диде Илсөяр Шәфыйгуллина.
КФУ униклиникасы базасында (элек РМДЦ, РКБ-2 – авт.) ул 25 ел, 1999нчы елдан бирле, хезмәт куя. Шушы вакыт дәвамында И. Шәфыйгуллина терапевт, 2нче номерлы терапия бүлегенең мөдире булып эшләгән, хәзер – 1нче номерлы терапия бүлегенең мөдире.
«Башлангыч мәктәптән үк мин үземнең табиб буласымны белә идем. «Терапия» юнәлешен сайлау терапевтның медицина фәлсәфәчесе булуына бәйле. Аның күзаллавы киң, чиктәш өлкәләрдә белеме булырга тиеш. Күп кенә ситуацияләрдә нәкъ менә терапевтны консультациягә чакыралар, чөнки ул медицинаның төрле өлкәләрен бәйләп торган звено сыман. Россиянең танылган табиблары авыруны түгел, ә авыру кешене тулысы белән дәваларга кирәклеген искәртә», – ди бүлек мөдире.
И. Шәфыйгуллина өчен бу бүләк алга таба үсеш өчен стимул булып тора. Бүлек мөдире кардиология, пульмонология, терапия юнәлешләре буенча квалификациясен даими рәвештә күтәрә. Аның фикеренчә, белем алу өзлексез рәвештә дәвам итәргә тиеш. Көн саен диагностикада да, фармакологиядә дә яңалыклар пәйда була, табиб аны белергә тиеш. Интернет-технологияләр үсеше вакытында табибларга күп күләмдәге мәгълүматны белү зарур, дип искәртә бүлек мөдире.
Авторы: Алинә Минневәлиева, фото: Ольга Пелепец