Рамил Сафин Киото университетына стажировкага барачак.
Казан федераль университеты Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының Интеллектуаль робототехника кафедрасы ассистенты, Интеллектуаль робототехник системалар лабораториясе хезмәткәре Рамил Сафин Владимир Потанин Хәйрия фондының «Академик десант» стипендиаль программасының беренче циклы җиңүчесе дип табылды. Грант күләме – 300 мең сум.
Әлеге конкурс төрле өлкә белгечләренең профессиональ мобильлегенә теләктәшлек күрсәтүгә багышланган. Конкурс җиңүчеләре магистратурада нәтиҗәле эшли торган уңышлы тәҗрибә, заманча белем бирү модельләре һәм технологияләре белән танышу мөмкинлегенә ия була.
«Мин әле бер ел гына укытучы булып эшлим. Мөгаллим буларак тәҗрибәмне арттыру, үстерү мөмкинлеге тууына әйтеп бетергесез шатмын. Хәзер мин Япониянең Киото университетына ике айлык стажировкага бара алачакмын. Әлеге вуз QS World University Rankings дөнья рейтингында – 33нче һәм THE дөньяви рейтингында 54нче урында тора. Октябрь башыннан декабрь уртасына кадәр мин Фумитоши Мацуно профессоры лабораториясендә тырышып эшләячәкмен», – дип сөйләде Рамил Сафин.
Стажировка барышында яшь укытучы робототехника буенча профиль предметларны укытуда кулланыла торган заманча методика һәм җиһазларны өйрәнергә планлаштыра.
«Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: әлеге стажировка Россия фундаменталь тикшеренүләр фондының «Роботларның гетероген төркеме ярдәмендә су басулар һәм убылмалар зонасында гадәттән тыш хәлләр белән мәгълүмати системасы белән идарә итү» фәнни-тикшеренү проекты буенча хезмәттәшлек итү кысаларында КФУда 2020 елда төзелгән дүртъяклы килешү ярдәмендә тормышка ашырыла. Әйтергә кирәк, аңа РФТИ һәм «Көнчыгыш Азия – еАзия» фәнни һәм инновацион киңлеге» уртак тикшеренү программасы оешма-катшаучылары тарафыннан теләктәшлек күрсәтелә», – ди Р.Сафин.
Рамил Нәбиулла улы магистратураның «Программалы инженерия» («Робототехника» профиле): «Техник күрем нигезләре» һәм «Робототехник системалар датчиклары» юнәлешендәге көндезге бүлек студентларына авторлык курсларын укый.
«Стажировка барышында мин әлеге курсларны яхшыртырга телим. Шуңа өстәп, мин «Техник күрем буенча проект семинары» магистрлар өчен булган яңа челтәр дистанцион дисциплинасына нигез салырга ниятлим. Аны без Киото университеты белән берлектә тормышка ашырачакбыз. Шулай ук әлеге дисциплинага «еАзия» килешүе буенча ике яңа партнер-вуз – Рицумейкан университеты (Япония) белән Махидол университетының (Таиланд) да кушылу мөмкинлеге каралачак, – дип әйтә Рамил.
Укыту эшләре белән беррәттән конкурс җиңүчесе үзенең институтында «Системалы анализ, идарә һәм мәгълүматны эшкәртү» белгечлеге буенча аспирантурада белем ала. Ул «Мобиль робоботехника системалары өчен берьюлы локальләштерү һәм географик картага төшерүнең сенсорагностик алгоритмы» темасына диссертация якларга җыена.
Автор: Лариса Бусиль, фото Рамил Сафинның шәхси архивыннан