КФУ укытучысы госпитальдә яралыларны карау өчен отпуск ала

Волонтер Ирина Сырова МХО сугышчыларына ярдәм итә.

Казан федераль университетының Физик тәрбия һәм спорт кафедрасы өлкән укытучысы Ирина Сырова йөрәк кушуы буенча Ростов-на-Дону хәрби госпиталендә  волонтер сыйфатында эшли.

Ирина Николаевна августта отпуск вакытында яралыларны  карады. Якын арада физик тәрбия укытучысы яңадан бу госпитальгә китәргә планлаштыра, моның өчен үз исәбенә отпуск ала.

“Мин Казанда Мәскәү патриархиясе оештырган шәфкать туташлары курсларын тәмамладым, – ди Ирина Сырова. – Хәер, яралыларга ярдәм итәргә һәм госпитальдә санитар сыйфатында эшләргә теләүчеләргә бернинди курслар да узарга кирәкми. Яралыларга бәйләүне медицина хезмәткәрләре ясый. Ә без, волонтерлар, башка ярдәм күрсәтәбез. Эш күп: берсен ашатырга, икенчесен юарга, өченчесенең тырнагын кисәргә, дүртенчесенең сакалын кырырга, бишенчесен яңадан йөрергә өйрәтергә кирәк».

И.Сырова әйтүенчә, гадәттә волонтерлык сменасы госпитальдә 10 көннән дә артык дәвам итми, чөнки анда эшләү физик яктан да, психологик яктан да авыр.

“Кайвакыт санитарка гына түгел, җитди җәрәхәтләр алган сугышчыларны тынычландырырга – психолог та булырга туры килә, – дип сөйли ул. – Ләкин еш кына авыру кешегә эч серләре белән уртаклашу өчен игътибар бирү дә җитә».

Ирина Сырова Казан университетында 2001 елның 1 октябреннән, төгәл 23 ел эшли,  ул үз студентларына да, яралыларга да аналарча якын мөнәсәбәттә.

“Мин хәрби госпитальдә дәваланучыларның иптәшләренә ярдәм итү өчен кайдан көч алалар икәнен белмим, ләкин күпләрнең кәефе күтәренке”, – дип соклана Ирина.

И. Сырова алдынгы сызыкта сугышучыларга ярдәм итәр өчен бик тә Макеевка госпиталенә барырга теләгәнлеген әйтте, ләкин августта анда волонтерлар җыелмаган.

“Мин – “КаZань. Без бергә!” волонтерлар төркеме берләшмәсе катнашучысы. Без даими рәвештә фронтка гуманитар йөк җыеп җибәрәбез, – ди Ирина. – Күптән түгел безгә Кременнаядагы 11 740 нчы хәрби частьнең медицина взводы вәкилләре мөрәҗәгать итте. Алар беренче кирәк-ярак, азык-төлек, су белән беррәттән, аларга портатив РЭБ (радиоэлектрон көрәш чаралары) бик кирәк, дип сөйләделәр. РЭБ-рюкзаклар дроннар белән идарә итү өчен кулланыла торган сигналларга каршылык тудыра яки блоклый. Шул сәбәпле кыр табиблары, БПЛА атакасыннан курыкмыйча, яралыларны сугыш кырыннан чыгарырга мөмкин”.

Сугышчыларга ярдәм күрсәтергә теләгән кеше волонтер төркемнәре берләшмәсе телеграм-каналына кушылырга мөмкин.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Наталия Полякова