КФУ THE предмет рейтингында «Сәнгать һәм гуманитар фәннәр» юнәлеше буенча позицияләрен саклап калды

Вуз «Чит ил галимнәре белән берлектә әзерләнгән публикацияләр өлеше» күрсәткече буенча үсеш динамикасын күрсәткән.

Times Higher Education (THE) Британия журналы 2022 елга «Сәнгать һәм гуманитар фәннәр» юнәлеше буенча (World University Rankings 2022 by subject: arts and humanities) предмет рейтингын билгеләгән. Казан федераль университеты үз позициясен саклап калган һәм 301-400нче юлларда урнашкан.

THE предмет рейтингында сәнгать, шул исәптән башкару сәнгате, дизайн, телләр, әдәбият, фәлсәфә, теология, архитектура һәм археология, юнәлеше буенча белгечләр әзерли торган дөньяның иң яхшы университетлары тәкъдим ителгән. Рейтинг исемлегенә 60 илдән һәм төбәктән 606 университет кертелгән, шуларның сигезе – Россиянеке.

Россия вузлары рейтингында университет җиденче урында тора. Вуз «Чит ил галимнәре белән берлектә әзерләнгән публикацияләр өлеше» күрсәткече буенча үсеш динамикасын күрсәткән.

Предмет рейтингы методикасы 13 детальләштерелгән индикаторны куллануны үз эченә ала. Алар төркемләп төрле блокларга урнаштырыла: «Укыту», «Тикшеренүләр», «Өземтәләр китерү», «Халыкара хезмәтәшлек», «Җитештерү эшчәнлегеннән («инновацияләрдән») кергән табыш». Аларның аермасы бу индикаторларның күрсәткечләренә бәйле.

Авторы: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Юлия Акморза