КФУ тәмамлаган кыз ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе итеп сайланды

Тагын 8 ведомствоны Казан университеты студентлары һәм яшь галимнәре җитәкләде.

Казан федераль университеты студентлары һәм яшь галимнәре Татарстан яшьләре хөкүмәтенең яңа составына керде. Конкурска бирелгән гаризаларның өчтән бере – КФУ вәкилләренеке, алар 20 ведомствоның 8ен җитәкли, ә рәис итеп КФУны тәмамлаган,   Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы  хезмәткәре Елена Багаева сайланды.

Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына 20 ведомстводан 21 кеше керде. Алар ачык конкурс буенча сайланды, 30 муниципаль берәмлектән 179 кеше гариза биргән. Шуларның өчтән бере диярлек (ә атап әйткәндә – 55) – КФУдан.

ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева әйтүенчә, Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең IV чакырылышын формалаштыру алдыннан аның эше яңадан уйланылган. Хәзер Яшьләр хөкүмәте әгъзалары билгеле бер ведомствога беркетелә, анда аларны министр урынбасарларының берсе җитәклиячәк.

Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең яңа рәисе Казан университетын тәмамлаган Елена Багаева булды. Ул КФУның юридик факультетын тәмамлаган, alma mater да кандидатлык диссертациясен яклаган.

Елена Багаева сүзләренчә, Яшьләр хөкүмәтенең яңа составында масштаблы проектларны гамәлгә ашыру өчен эшче төркемнәр төзеләчәк. Әгәр элегрәк һәр киңәшченең үз проекты булса, хәзер киңәшчеләр ведомствоара проектларны гамәлгә ашыру өчен төркемнәргә берләшергә мөмкин. Моннан тыш, элегрәк Яшьләр хөкүмәте киңәшчеләре саны 40 кешегә җиткән, һәр министрлыкның һәм ведомствоның биш киңәшчесе булган. Яңа чакырылышта һәр министрлык һәм ведомство бер киңәшчене тәкъдим итә – бу студент отрядлары вәкилләре, яшьләр парламенты әгъзалары, Студентлар лигасы вәкилләре, волонтерлар, табиблар, психологлар, юристлар, инженерлар һ.б.

Татарстан Яшьләр хөкүмәте әгъзалары алдында түбәндәге бурычлар тора: квартал саен «14:35» форматында яшьләр белән очрашулар  үткәрергә, яшьләргә  агымдагы ведомство дәүләт  программалары һәм ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирергә һәм анализларга, проект офислары эшләрен алып барырга (яшьләр өчен актуаль проектларны тормышка ашырырга), Татарстан Республикасында яшьләргә ярдәм итү мөмкинлекләре һәм чаралары буенча аналитика формалаштырырга, шулай ук һәр ведомствода яшьләр белән эшне анализларга.

ТР Яшьләр хөкүмәте 20 министрлыктан һәм ведомстводан тора, шуларның 8ен Казан федераль университеты студентлары һәм яшь галимнәре җитәкли:

  • Андреев Камил Рамил улы, Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты студенты  – Цифрлы үсеш мәсьәләләре буенча ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе;
  • Вахитов Искәндәр Рәшит улы, Физика институтының «Гетероструктуры для посткремниевой электроники» Фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре, КФУның Яшь галимнәр ассоциациясе рәисе урынбасары – Мәгариф һәм фән мәсьәләләре буенча ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе;
  • Камалов Ислам Рәнис улы, Юридик факультет студенты – Юстиция мәсьәләләре буенча ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе;
  • Кирьянова Полина Алексей кызы, Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты – Туризм мәсьәләләре буенча ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе  киңәшчесе;
  • Масливец Артур Денис улы, Идарә, икътисад һәм финанслар институты студенты – Инвестицион үсеш мәсьәләләре буенча ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе  киңәшчесе;
  • Мөхәммәтшина Аделина Ринат кызы, Идарә, икътисад һәм финанслар институты студенты – Финанс мәсьәләләре буенча ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе;
  • Нәбиева Эльмира Риф кызы, Психология һәм мәгариф институты студенты – Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе;
  • Оглоблина Яна Александр кызы, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студенты, Яшьләр сәясәте департаментында студентларга социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны социаль яклау бүлеге белгече, – Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе.

Искәндәр Вахитов фикеренчә, фән – гражданнарның югары сыйфатлы тормышының һәм куркынычсызлыгының нигезе генә түгел, ә илнең технологик суверенитеты өчен шарт та.

“Мондый максатларга ирешү өчен фәнни һөнәрләрнең популярлыгын күтәрергә һәм җәмгыять тарафыннан академик мохитне кабул итүне үзгәртергә кирәк. Яшь тикшеренүчеләр Россия фәне казанышлары турында аларны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итеп, мәктәп укучыларына һәм студентларга сөйләргә, фән драйверлары булырга әзер. РФ Президенты игълан иткән Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында балалар һәм яшьләргә үзеңне тормышка ашыру өчен уникаль мөмкинлек бирелә. 10 ел эчендә баланы әзерләргә мөмкин, үз тирәсендә мәктәп укучыларыннан һәм студентлардан торган команданы берләштереп, яшь галим үзенә исем эшли ала. Яшь кешеләрнең фәнни потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру, фәнни бергәлек эчендә кооперацияне җайга салу һәм яшь буын вәкилләре исәбенә галимнәр рәтен даими тулыландыруга ярдәм итү юнәлешендә эшләргә планлаштырам», – дип хәбәр итте КФУның Яшь галимнәр ассоциациясе рәисе урынбасары, ТР Яшьләр хөкүмәтенең яңа әгъзасы.

Үз чиратында Казан университеты вәкиле Яна Оглоблина ТР Яшьләр хөкүмәтен формалаштыру буенча конкурста беренче тапкыр катнашуы турында сөйләде.

“Яңа вазифада мин “Республика студент отрядлары медиа мәктәбе” проектын тормышка ашыруны планлаштырам. Татарстан Республикасы яшьләре белән шәхси элемтәдә тору өчен очрашулар һәм чаралар оештырырга кирәк дип саныйм. Шулай ук яшьләрнең Яшьләр хөкүмәте эшчәнлеге, дәүләт программалары һәм мөмкин булган ярдәм чаралары турында хәбәрдарлыгын арттыру, социаль челтәрләрне һәм сайтларны үстерү мөһим”, – дип саный Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр мәсьәләләре буенча ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе.

Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте – яшьләр катнашуын үстерү һәм икътисадның төрле юнәлешләре буенча яшьләргә ярдәм итү чараларын күрү буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр иҗтимагый советы. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы иҗтимагый башлангычларда эшләүче проект, вәкиллек, эксперт-аналитик эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнүче даими эшләүче консультатив-киңәшмә орган булып тора.

Автор: Кристина Иванова, фото: minmol.tatarstan.ru