Химик ни өчен бу олимпия спорт төрен популярлаштырырга булганын һәм аның ял итү үзәгендә дәресләрнең үзенчәлеге нәрсәдә булуын сөйләде.
Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты магистратурасын тәмамлаган Ирина Дорош “Фехтование буенча балалар ял итү үзәге” проекты белән “Студентлар стартабы” конкурсының III чиратында җиңүчеләр арасында.
Ике ел элек, Казан рапиристы Марта Мартьянова Токиодагы Олимпия уеннарында “алтын” яулаганнан соң, Казанда спорт фехтованиесе белән кызыксыну артты дип искә төшерә Ирина Дорош.
“Спорт мәктәпләренә 8 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларны гына кабул итәләр, ә калганнарга, шул исәптән өлкәннәргә нишләргә? Без барлык теләүчеләрне фехтованиегә өйрәтү өчен ял итү үзәге төзергә булдык. Быел без әти-әниләр белән бергә шөгыльләнәчәк 4-7 яшьлек балалар төркеме ачарга планлаштырабыз. Алар фехтование белән бергә шөгыльләнсәләр, балаларын яхшырак аңлый башлыйлар, дип саныйбыз. Безнең клуб – үзенә күрә фехтовальщик әти-әнисе мәктәбе дә”, – дип сөйләде үз кызлары да бу спорт төре белән шөгыльләнүче Ирина.
Фехтование клубының спорт мәктәбеннән аермасы – дәресләргә килгән һәркемгә индивидуаль якын килүдә дип саный проект авторы. Ял үзәге төркемнәрендә – 10 кешедән артык түгел.
“Барысы да чемпион булырга теләми. Кемгәдер фехтование ошый, һәм аларның моңа өйрәнергә мөмкинлекләре бар, – ди Ирина. – Шулай да, әгәр бала спорт мәктәбенә керүгә максатчан әзерләнә, әмма әлегә бәләкәй икән, ул квалификацияле тренерлар белән шөгыльләнеп, дәресләр вакытында фехтовальщик өчен кирәкле һәм аңа алга таба югары нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинлек бирә алырлык күнекмәләргә ия була. Мондый мисаллар аз түгел”.
Спортчы-фехтовальщик әзерләү һәрьяклап физик үсешне күздә тотканга, клубтагы дәресләрдә балалар гимнастика, нейрофитнес, йога белән шөгыльләнәчәк, баскетбол, волейбол уйнаячак.
“Ял итү үзәге тулысынча эшли башласын өчен, кайбер проблемаларны хәл итәргә кирәк, – дип уртаклаша И.Дорош. – Грант акчасына без фехтование җиһазлары һәм инвентарьлары, шул исәптән электрон мишеньнәр, фехтоваль экипировка, пластик рапирлар, кечкенә балалар өчен саклык экипировкасы һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алырга планлаштырабыз. Моннан тыш, без рапираларда һәм шпагаларда фехтование буенча балалар белән эшләү тәҗрибәсе булган тренерлар чакырырга планлаштырабыз “.
Проект авторы әйтүенчә, уңышлы үсеш алган очракта ял итү үзәге Россия фехтование федерациясендә теркәлү өчен гариза бирергә планлаштыра.
“Гадәти клубка моны эшләү шактый проблемалы. Грант алу безгә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне теркәргә мөмкинлек бирә, ә аннары без федерация составына кереп карый алабыз”, – диде Ирина.
Ул өстәп әйткәнчә, ял итү үзәге балаларга үзләренең беренче бүләкләрен алырга мөмкинлек бирәчәк төрле эчке ярышлар һәм чаралар уздыруны планлаштыра һәм клуб эшчәнлеге барлык теләүчеләргә бу матур спорт төренә игътибар итәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышанычын белдерде.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, КФУ студенты “Студентлар стартабы” конкурсы гранты акчаларына танышу өчен мобиль кушымта эшли – бу Россиядән киткән чит ил сервисының аналогы.
Авторы: Лариса Бусиль, фото Ирина Дорош архивыннан