
Казан федераль университеты А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының өченче курс студенты Илья Анисимовка «РЖД» ААҖ һәм «ФПК» АҖ җитәкчелеге күрсәткән батырлыгы өчен рәхмәт белдерде.
Ул 29 июльдә Волгоград өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән “Казан – Адлер” поезды бригадасы составында Гремячая – Котельниково аралыгында эшләгән. Поезд бригадасының дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә пассажирлар рельслардан төшкән вагоннардан тиз арада эвакуацияләнгән, ә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтелгән. Бригаданың барлыгы 31 хезмәткәре бүләкләнде.

Илья Анисимов Адлерга баручы поездның 9 вагонында проводник булган.
“Поезд хәрәкәт иткәндә кинәт көчле селкенү булды (машинист тормозны хәрәкәткә китерде), аның артыннан икенчесе булды. Шуннан соң поезд тизлеген шактый киметте, һәм безнең вагон икенче якка авышты, ләкин тулысынча аумады. Булган хәлдән соң беренче секундларда мин вагонның барлык пассажирлары да тәртиптәме икәнен ачыкладым, аннары аларны тынычландырырга тырыштым һәм вагондагы кешеләрне эвакуацияли башладым. Пассажирларга әйберләрен чыгарырга ярдәм иттем. Барысы да чыккан вакытка ашыгыч ярдәм машиналары килеп җитте. Минем вагоннан берәү дә зыян күрмәгән, ләкин медицина ярдәме сорап, бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, аның аягы әле авариягә кадәр авырткан”, – дип сөйләде егет.
Ул көнне урамда эссе иде, дип искә төшерә Илья. Пассажирларны янтайган вагоннардан куркынычсыз арага илтеп, ул аларга һәлакәт урынына су, шулай ук кешеләр кыздырган кояштан ышыклансын өчен җәймәләр тараткан. Студент әйтүенчә, юл-транспорт һәлакәтеннән соң тиз арада поездга пассажирларны алып китү һәм урнаштыру пунктларына илтү өчен автобуслар килә башлаган.
КФУның “Магеллан” проводниклар студент отрядынан Илья Анисимов үзенең гамәлләрендә героик берни дә юк дип ышана – ул бары үз эшен генә башкарган.
“Мин инде икенче җәйне проводник булып эшлим, чөнки миңа бу ошый, – ди булачак химик. – Бу эш сәяхәт итәргә, поезд тәрәзәсеннән матур табигый пейзажлар белән танышырга мөмкинлек бирә, моннан тыш, рейсларда мин тәҗрибә уртаклаша торган, кызыклы тарихлар сөйли торган төрле һөнәр кешеләре белән аралашам”.
Илья укый торган төркем старостасы Айсылу Камалеева шулай ук «Магеллан» отрядында эшли.
«Илья – бик яхшы проводник, ул үз эшен ярата, аны сыйфатлы итеп башкара. Ул һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килә, бәлагә юлыккан кешегә ничек ярдәм итәргә икәнен белә “, – дип уртаклашты кыз.