КФУ студенты – «Жемчужина мира» конкурсының “Мисс доброта” титулы иясе

Конкурста 15 ил вәкиле катнашты.

«Жемчужина мира – 2023» XIV Халыкара  матурлык һәм талант ачык конкурсына йомгак ясалды. Финалга чыгучылар арасында – Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (ИФМК) 3 курс студенты Тан Цзыцзюнь бар.

Татарстан башкаласында белем алучы 15 ил вәкиле конкурста катнашырга теләп, гариза биргән.

Конкурс алты этаптан торган: сайлап алу ярышлары; «Родина, любовь, мир» мелодекламация лабораториясе; мәктәптә ачык дәрес; «Мультикультур мохиттә нәтиҗәле коммуникация» семинары; дөнья халыкларының традицион бизәнү әйберләрен текстиль бизәү буенча мастер-класс һәм финал.

“Мисс доброта” титулы иясе – Кытайда туып-үскән, бүген ИФМКның 3 курс студенты Тан Цзыцзюнь. Киләчәктә кыз укытучы булырга планлаштыра.

Тан әйтүенчә, конкурс турында ул дус кызыннан белгән һәм, озак уйламыйча, гариза бирергә булган. Соңрап сайлап алу этабы узган. Конкурсантлар иҗади номер белән чыгыш ясады һәм жюриның четрекле сорауларына җавап бирде.

“Без төрле иҗади номерлар әзерләдек, мастер-классларга, тренингларга һәм репетицияләргә йөрдек. Моңа ике ай вакыт китте», – дип сөйләде кыз финалга әзерләнү турында. Финал дүрт этаптан торган: видеовизитка, иҗади номер, дефиле һәм интеллектуаль конкурс.

Иҗади биремдә Тан КХР мәдәниятен тәкъдим итте.

“Кешелек цивилизациясен булдыру процессында Кытай милләте көчле тормыш сәләтенә ия булган традицион мәдәниятне формалаштырды. Бу милли рухның бик мөһим гәүдәләнеше”, – ди финалистка.

Конкурсның йомгаклау этабында Казан университеты студенты кытай музыка коралларында: пипта һәм флейтада уйнады, шулай ук классик кытай биюләрен башкарды, каллиграфия буенча үз эшләрен тәкъдим итте.

“Чыгыш ясарга миңа дуслар ярдәмгә килде. Финал көнендә үк алар минем өчен җан ату йөзеннән Кытай флагын китерделәр “, – диде студент.

Тан КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә сөйләгәнчә, конкурс Казан студентларын Кытай мәдәнияте белән таныштыру, Кытайдагы ризыклар һәм музыкаль инструментлар турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек биргән.

“Минем нинди бүләк алуым әһәмиятле түгел. Минем өчен дуслык мөһим. Башка илләрдән бик күп дуслар таптым, һәм мин алар белән бу конкурста таныша алуым белән бәхетле”, – дип сөйләде Тан.

Фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе, «А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге» МБУ һәм Казан чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе оештырды.

Исегезгә төшерәбез, узган ел да «Жемчужина мира» конкурсында КФУ студенты да җиңүче булган иде.

Авторы: Анна Зинченко, фото Тан Цзыцзюньның шәхси архивыннан