КФУ студенты тхэквондо буенча Россия чемпионаты призеры булды

Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты  тхэквондо буенча студентлар арасында Россия чемпионатында өченче урынны яулады.

Люберцыда студентлар арасында тхэквондо буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Фундаменталь медицина һәм биология институтының 2 курс студенты Ханмагомед Рамазанов 74 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза яулады.

Чемпионат 2-5 апрельдә узды. Аңа әзерлек күптән бара иде инде. Күнегүләрне, нигездә, спортчы Казанда  ясаган, шулай ук спарринг тәҗрибәсе җыю өчен җыеннарга чыккан. Ханмагомедның тренеры, Казан шәһәренең тхэквондо федерациясе президенты Алексей Каплев билгеләп үткәнчә, спортчы тиешле ике атнага түгел, ә уку буенча мәшгульлек аркасында өч көнгә генә бара алган.

“Ханмагомед көндезге бүлектә укый, дәресләргә йөрмичә булмый, шуңа күрә ул җыеннарга озакка бармый. Иң мөһимнәренә генә йөри. Шуңа да карамастан, ул чемпионатта өченче урынны алды. Бу яшьләр арасында Россия беренчелегенә әзерлек этабы иде. Ярышта Белоруссия командасы да катнашты, шуңа күрә ярышның халыкара статусы бар “, – дип уртаклашты А.Каплев.

Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты тхэквондо белән инде тугыз ел шөгыльләнә. Берничә спорт төрен алмаштырып, ул нәкъ менә Корея хәрби сәнгатенә тукталырга булган. Тхэквондоның Олимпия уеннары программасына керүе дә хәлиткеч фактор булган. Үзе әйтүенчә, призлы урынга исәп тоткан, чөнки көн саен шөгыльләнә, ә каникул вакытында һәрвакыт җыеннарга йөри.

“Ярышларда, әлбәттә, җиңел  булмады, чөнки көндәшләр миннән өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк иде. Әмма нәтиҗәдән мин канәгать. Яхшы чыгыш ясадым дип саныйм, – дип сөйләде спортчы.

Ханмагомедның алдагы планнарында Кабарда-Балкария Республикасында, Нальчик шәһәрендә узачак яшьләр арасында Россия беренчелегендә һәм Владивостокта булачак Россия ачык кубогында катнашу, анда ул шулай ук Казан федераль университетын тәкъдим итәчәк.

Инде 7 апрельдә КФУ студенты ярышларга әзерләнү өчен Дагыстанга җыеннарга чыга. 2021 елда спортчы Россия беренчелегендә бронза яулады, ә бу юлы алтынга гына исәп тота.

Автор: Анна Чеченкова, фото әңгәмәдәшләрнең шәхси архивыннан