КФУ студенты – «Татар кызы-2022» титулы иясе

Энҗе Габдуллина конкурсның гран-при иясе  булды.

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татар кызы-2022» республика конкурсы финалы булды. Гран-при КФУның  Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Энҗе Габдуллинада. 

Финалда Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан 11 кыз катнашты.

«Татар кызы» халыкара конкурсы – чын матурлык, талант һәм милли традицияләр бәйрәме. Конкурсның максаты – яшьләрнең тарихи-мәдәни мираска булган кызыксынуын арттыру, конкурста катнашучыларның тормыш тәҗрибәсен яңа белем һәм күнекмәләр белән баету аша туган телне, традицияләрне, мәдәниятне саклап калу һәм үстерү.

КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенткасы Энҗе Габдуллина сөйләгәнчә, “Татар кызы” проекты аның хыялы һәм хәтта максаты да булган.

“Беренче курстан бу проект белән кызыксындым, социаль челтәрләрдә җиңүчеләрне күзәттем. Дусларым һәрвакыт: «Энҗе, бу синең конкурс. Әйдә, катнаш”, – дип әйтә килде. Быел тәвәккәлләдем һәм үкенмим, – диде “Татар кызы” истәлекләре һәм тәэсирләре белән бүлешеп. – Бу җиңү – үз-үзеңне җиңү. Барлык комплекслар, барлык куркулар юкка чыкты, бу тормышта барысы да мөмкин булуын аңладым. Үзең өстендә эшләп, көч куярга һәм шәхси планда үсәргә генә кирәк. Үзеңнең шундый исемгә лаек икәнеңне белү – иң яхшы бүләк».

Энже әйтүенчә, конкурс дәвамында әти-әнисе аңа көч биреп торган:

“Аларга тәрбия, рухи ярдәм һәм һәркайчан минем теләсә нинди идеяләремне һәрвакыт хуплаганнары өчен  – барысы өчен дә бик зур рәхмәт. Туганнар, дуслар, укытучылар, авылдашлар, хезмәттәшләр – алардан зур ярдәм булды. Мин үз белгечлегем буенча “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналист булып эшлим. Минем коллегаларым – зур редакция – һәртөрле ярдәм  күрсәттеләр һәм хуплап тордылар. Минем турында социаль челтәрләрдә һәм агентлык сайтында интервьюлар, роликлар,  постлар миңа үз-үземә ышаныч өстәде. Мин үз артымда бик зур армия торганын белә идем “.

Э.Габдуллина Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллинның ярдәмен аерым билгеләп үтте.

“Җиңүчене игълан иткәннән соң мин шунда ук аңа карадым. Хөрмәткә лаек укытучым минем өчен шулкадәр шатлана иде. Бу бик кыйммәтле», – дип ассызыклады җиңүче.

Ахырда ул “Татар кызы” проекты үзе өчен үсешкә этәргеч булды диде.

“Беркайчан да шәхси үсештә туктарга ярамый. Авыр булды дип әйтә алмыйм. Мин бу конкурска чын күңелдән бирелеп, барысын да ихлас һәм максимум көч куеп эшләдем. Мөгаен, шуның аркасында мин катнашудан зур ләззәт алганмындыр, – дип нәтиҗә ясады Энҗе Габдуллина.

Гран-при иясе бүләккә милли бизәнү әйберләре – калфак һәм хәситә, шулай ук 60 мең сумлык сертификат алды.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: ИА “Татар-информ”