Murror Россиядән күптән түгел киткән танылган чит ил сервисын хәтерләтә, әмма эзләү алгоритмнарында аерылып тора.
Казан федераль университеты Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының (ИТИС) 4 нче курс студенты Диләрә Кашапова «Студентлар стартабы» конкурсының III нче чиратында «Murror танышу өчен мобиль кушымта» проекты белән җиңүче булды.
Исегезгә төшерәбез, «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсының III чираты җиңүчеләре билгеләнде. 1200 проект-җиңүче арасында 242 Татарстан вәкиле, шуларның 63 ен Казан федераль университеты студентлары тәкъдим иткән. Студентлар заявкаларын сайлап алу экспертизасы берничә этапта, шул исәптән онлайн-форматта яклау үтте. Эксперт жюри составында бизнес-бергәлекләр, университетлар һәм фәнни оешмалар, акселераторлар вәкилләре, һәм федераль проектның башка операторлары бар. Алар технологияне, проектларның базар перспективаларын, конкуренциягә сәләтлелеген һәм квалификациясен бәяләделәр.
Диләрә Кашапова проектын «Цифрлы технологияләр» тематик юнәлешендә тәкъдим итте. Ул Murror танышу өчен мобиль кушымта булдыруга багышланган. Проектның исеме сүз уены – авторлар mirror (көзге) һәм mur (песиләр) сүзләрен туры китергән. Инде проектның эшче MVPсы әзер, шулай ук команда әгъзалары кушымтада кулланыла торган алгоритмнарны яхшырту өстендә эшлиләр. Отып алган акчаларны проектны популярлаштыруга һәм кушымтаны яхшырту буенча белгечләрнең хезмәте өчен түләүгә юнәлдерергә планлаштыралар.
“Студентлар стартапында” җиңү көтелмәгәндә булды. КФУның 5 ИТИС студентыннан торган командабыз грантны отуга шаккатты”, – диде Д.Кашапова.
КФУ студенты әйтүенчә, Murror Россиядән күптән түгел киткән танылган чит ил хезмәтен хәтерләтә, әмма эзләү алгоритмнарында аерыла.
“Безгә өстенлекләр буенча үз “икенче яртысын” табарга мөмкинлек биргән танышулар өчен кушымта булдыру кызык иде. Әлегә кадәр шәхси ихтияҗлар буенча үзләренә пар табарга мөмкинлек биргән сервислар юк. Мәсәлән, кандидат тышкы яктан ниндидер танылган актерга яки актрисага охшаган булсын. Без кулланучы үз идеалына охшаган фото кертеп, шуның нигезендә нигезендә үзенә туры килә торган кешене таба алсын өчен кушымта булдырырга теләдек”, – дип сөйләде Д.Кашапова.
Функциональ мөмкинлекләр арасында – компьютер күзлегеннән чыгып рекомендация системасы өчен ошаган кешеләрнең фотографияләрен йөкләү. Кушымта алгоритмы, референсларга нигезләнеп, авторның сорауларына максималь туры килгән анкеталар таба алачак. Һәм башта иң күп туры килә торган кандидатларны күрсәтәчәк. Инновацион фишкалар арасында: фейк аккаунтлар саны азрак (танышу сайтларында еш кына анкеталарның чынбарлыкка туры килмәвен исәпкә алганда, тышкы кыяфәтне танып белү фейк аккаунтлар санын киметәчәк), кешене типажы буенча сайлау һәм геймификация (уникаль стиль, бүләкләр һәм казанышлар). Кушымта 18+ аудиториясенә исәпләнгән.
Проектның исеменә аңлатма биреп, әңгәмәдәш башта кушымтаны Mirror (үз чагылышыңа караган кебек кешене табарга) дип атарга теләгәннәрен әйтте. Әмма алга таба әзерләүчеләр кушымта тематикасын барысына да ошый торган песиләр белән бәйләргә карар кылган. Аерым алганда, традицион йөрәкләрне песи эзләре белән алыштырганнар. Кушымтада мондый бүлекләр бар: навигация панеле, шәхси кабинет бите, кушымтаны көйләү экраны, кулланучының шәхси чатлары булган экран, свайплар экраны – башка кулланучыларның анкетасын карау бүлеге.
Стартап авторлары 2023 ел ахырына кадәр кушымта кулланучылар йөкләп алырлык булачак, башта – Androidта гына дип исәпли.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, КФУ ның 63 проекты “Студентлар стартабы” конкурсында җиңүчеләр булды.
Авторы: Кристина Иванова