КФУ студенты Төркиядә халыкара турнирда көмеш медаль яулады

Ханмөхәммәт Рамазанов Европа чемпионатына барачак.

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының икенче курс студенты Ханмөхәммәт Рамазанов WT President’s Cup Europe тхэквандо буенча халыкара рейтинглы турнирда көмеш медаль яулады.

Ул 68 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында чыгыш ясый.

«Көмеш медаль яулау миңа җиңел генә бирелмәде. Бу рейтинглы турнир иде, һәм миңа, ел ахырында уза торган Европа чемпионатына юллама алыр өчен, призерлар рәтенә керергә кирәк иде. Шуңа күрә Токио олимпиадасында чыгыш ясаган иң көчле спортчыларга каршы көрәшергә туры килде», – дип сөйләде Ханмөхәммәт Рамазанов.

Спортчы шулай ук Russian Open тхэквандо буенча халыкара турнирында һәм Кытайдагы Бөтендөнья җәйге Универсиадада КФУ җыелмасы составында чыгыш ясарга җыена.

Исегезгә төшерәбез, Рамазанов Одинцово шәһәрендә тхэквандо буенча Россия чемпионатында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өченче урын яулаган иде.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Ханмөхәммәт Рамазанов шәхси архивыннан