КФУ студенты «Суперниндзя» тамашасында катнашты

Ул кичә СТС телеканалында башланып китте.

Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 4 курс студенты, «Вымпел» студентлар куркынычсызлык отрядына йөрүче Даниил Каргинов «Суперниндзя» экстремаль тамашасында катнашты.

Катнашучылар 5 миллион сумга көрәшәчәк масштаблы телешоуның яңа сезонын күрсәтү кичә СТС телеканалында башланып китте.

Проектны төшерү узган елның көзендә Минеральные Воды шәһәрендә узды. Анда тәҗрибәле спортчылар, “йолдызлар”, Россиянең төрле шәһәрләреннән экстремаль спорт төрләрен яратучылар катнашты.

Проектка 2000ләп гариза бирелгән, сайлап алу этабына 175 иң көчле атлет узган. Алар спорт-күңел ачу тамашасында дөньяда иң катлаулы каршылыклар полосасын җиңәргә тырышачак та.

“Безне 25 кешелек итеп җиде сайлап алу сериясенә бүлделәр. Ярымфиналда һәр сериядә иң көчлеләрнең 10сы очрашты. Парлы ярышлардан соң һәр сериядә биш җиңүче калачак. Нәтиҗәдә финалга 35 спортчы эләгәчәк. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән икесе суперфиналда ярышачак. Җиңү көндәшне узып, 26 метрлы манара түбәсендә соңгы яктыртып торган боҗраны алган кешегә эләгәчәк”, – дип аңлатты Даниил.

Сайлап алу турын узган кешеләр арасында – Татарстан башкаласының биш вәкиле. Даниил Каргинов – стажлы спортчы. Ул күп еллар җиңел атлетика, дзюдо һәм воркаут белән шөгыльләнә.

“Шоуга мин махсус әзерләнмәдем, чөнки даими шөгыльләнәм, каршылыклар белән көрәшү – бу мин көн саен шөгыльләнгән әйбер. Мин “суперниндзя” исеме өчен көрәшә алуым белән бәхетле, – дип сөйли студент. – Ярышлар ачык һавада узды. Каршылыкларны узарга яңгыр бик комачаулады. Ләкин ул мондый проектларда катнашу теләген сүндерә алмады. Киресенчә, мөмкинлек чыгуга, мин һәрвакыт яңадан үз көчемне сынап карарга әзер”.

Даниил Каргинов  берничә тапкыр төрле ярышларда катнашты. Ул «Гонка героев» каршылыклар булган экстремаль чабышларның күп тапкырлар җиңүчесе һәм призеры, “ЗаБег” бөтенроссия ярыммарафонының бронза призеры,  Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүнең 78 еллыгына багышланган “Тормыш юлы” 53 нче халыкара кышкы марафон катнашучысы.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото Даниил Каргинов архивыннан