КФУ студенты самбо буенча Европа беренчелегендә җиңү яулады

Ярышларда 23 илдән 357 спортчы катнашты.

Нови-Сад шәһәрендә (Сербия Республикасы) самбо буенча Европа беренчелегенең халыкара спорт ярышлары тәмамланды. Аларда Казан федераль университетының Физика институты студенты Георгий Кротов җиңү яулады.

Ярышларда 23 илдән 357 спортчы катнашты. Россия җыелма командасы, югары әзерлек  күрсәтеп һәм медаль зачетында көндәшләрен узып, ышанычлы җиңү яулады. Ил җыелма командасы составында КФУ студенты Георгий Кротов катнашты. Ул «спорт самбосы» дисциплинасында 64 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады һәм алтын медаль яулады.

«Минем өчен бу бик мөһим җиңү. Мин җиңә алуыма һәм яхшы нәтиҗә күрсәтүемә зур шатлык кичерәм. Бу ярышлар минем йөрәгемдә мәңгегә калачак. Мондый мизгелләр онытылмый. Миңа ышанган, ярдәм иткән һәм янәшәдә булган һәркемгә зур рәхмәт», – дип сөйләде спортчы.

Студент әйтүенчә, Европа беренчелегенә әзерлек интенсив булган һәм ике айга якын дәвам иткән. Ул Новогорскта спорт базасында узган, анда төп игътибар функциональ әзерлеккә һәм шәхси алымнарны камилләштерүгә бирелгән. Җиңүче әйтүенчә, иң кыены авырлыкны 64 килограммга җиткерү була.

“Катгый диета үтәргә туры килде. Шулай ук мин зур җаваплылык тойдым. Бу ярышларда мин үз илемнең флагы һәм гимны белән чыгыш ясадым, һәм күпләр миннән җиңү генә көтте. Чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Өч бәйгедә катнаштым, барысын да вакытыннан алда оттым”, – диде Георгий Кротов.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Анастасия Дехерт, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Европа самбо федерациясе сайты